Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История птиц и Пророка Ибрахима часть2


Никахлы гаилә таркалмас

Главная страница / Публикации / Мәкаләләр / Никахлы гаилә таркалмас


Әбү Бәкер (р.г.)нең әйткән сүзе бар: "Аллаһны танымаган, хәрәм белән хәләлне аермаган, изге гамәлләр кылмаган кешегә Аллаһның иң беренче җәзасы—дөньяда юлдан язган бала булыр. Ата-ананың төрле юллар белән тырышып-тырмашып җыйган байлыгын туздырыр өчен, картлык көнендә бөтен тынычлыгын алыр өчен шушы бер бала җитә, шушыннан артык бернәрсә дә кирәк түгел”.
Әгәр без, Аллаһны танымыйча, теләсә нишләп йөрсәк, Аллаһы Тәгаләнең безгә игелексез бала бирүе бар. Безгә җәза бу. Һәм инде, киресенчә, хәрәмгә катышмыйча, изге гамәлләр кылып, тормышның авырлыкларына сабыр итеп, үзебезне кешечә тотсак, хайван дәрәҗәсенә төшмәсәк, безгә Аллаһы Тәгалә бүләк иттереп изге, миһербанлы бала бирер.
Гаилә ничек яши, никахның ныклыгы нинди—киләчәгебез шундый. Никахларыбыз төзек булмаса, аны игътибарга алмыйча яшәсәк, без хайван шикелле гомер иткән булабыз һәм үзебездән соң да юньле буын калдыра алмабыз. Балаларыбызның үзебездән начар булуы ихтимал. Әмма начар холыклы әти-әнинең дә баласы, әти-әнисенең хаталыкларыннан азат булып, яхшы бала булып үсәргә мөмкин. Әти-әнинең бурычы—тәрбияле бала үстерү. Әти-әнисе тау-тау алтын, бәллүрләр җыярга, берничә катлы өйләр салырга мөмкин, әмма баласында мәгънә булмаса, ул кеше картаймыш көнендә бәхетсез бәндәгә әйләнер. Баласының холкын алыштырыр өчен бөтен байлыгын бирер иде, әмма ул моны эшли алмый. Шуңа күрә гаилә, бала тәрбиясе беренче урында булырга тиеш. Аннан соң гына байлык турында уйла. Без бүген байлык тупласак, балаларыбызга рухи тәрбия бирмәсәк, ниндидер бер югарылыкка ирешербез дип өмет итәргә дә кирәкми.
Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне пар-пар итеп яраткан, адәм балаларына да пар булып яшәүне фарыз дәрәҗәсенә куйган. Адәм баласы, үзенең тиңен табып, парлы булып яшәргә тиеш. Һәм, әйткәнемчә, үзенә караганда яхшырак, изгерәк балалар калдырырга лязем. Адәм баласының бу дөньяда төп вазифасы шул: үзеннән соң тәртипле, тәрбияле буын калдырырга тиеш, Никах—Аллаһы Тәгалә каршында иң күркәм, иң саваплы, иң кирәкле гамәл. Никах—ул Аллаһы Тәгалә каршында, шаһитләр каршында бер-береңә "Аллаһ кушканча яшәрбез” дип вәгъдә бирү, бер-береңнең һәм әти-әниеңнең ризалыгы белән яши башлау. Әгәр ир белән хатын тормышларын Аллаһ кушканча көйли алсалар, бу никахның нәтиҗәсе игелекле бала булачак.
Бер генә гаилә нигезен дә, дәүләтне дә аракы ныгытканы юк. Аракы эчеп, теләк теләп берәүнең дә уңганы юк. Аракы—бозыклыкларның анасы. Һәм без, шушы никах көнне—гаилә кавышкан көнне, бозыклыкның иң начарын эшләп, "сез әйбәт торыгыз”, дип теләк телибез. Бу бит бер кысага да сыймый! Кешеләр, әлбәттә, никахсыз да яши алалар. Хайваннар никахсыз яши бит. Никах укымыйча да балалар үстереп була. Хайваннарның балалары, үсеп җиткәч, әти-әнисен оныта, аларны кадерләми. Никахсыз яшәсәк, йә булмаса, никахыбызга хилафлык китерсәк, бу балаларыбызның да үсеп җиткәч безне онытуына, хөрмәтләмәвенә, кадерсезләвенә китерә. Никахка салкын карау, никахсыз яшәү—киләчәк буын алдында җинаятькә тиң. Кем бүген ирекле мәхәббәт турында сүз алып бара, гаиләнең, никахның әһәмиятен киметергә тырыша, ул кеше—милләтнең киләчәгенә балта чабучы. Шуңа күрә адәм баласының күз карасыдай саклый торган гадәте никах булырга тиеш. Ул үзенең никахына тугры булырга, аны бозмаска, хыянәт итмәскә тиеш. Без балаларыбызны никахка җитди иттереп әзерләргә, үзебез дә никахыбызга хилафлык китермичә, аңа тугры булып яшәргә тиешбез.
Җәлил хәзрәт Фазлыев

Скачать этот файл ()

Дата: 02.04.2012. Просмотров: 2210. Закачек: 0

Чтобы скачать файл на свой компьютер, нажмите правой кнопкой мышки по ссылке Скачать и выберете "Сохранить объект как..."

Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Джибрил не прекращал давать мне наставления о необходимости хорошего отношения к соседу так долго, что я даже подумал, что он включит его и в число наследников».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Истории праведных халифов





Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф