Новые лекции
Мультфильмы
|
 |
 |
 |
Иң бөеге—бала хакы
“...Халыкның яхшы һәм усал улмакларында күп вакытта аналарның да катнашы буладыр... Тәрбияле аналар үз балаларына гына булмыйча, бәлки мөселманнарның барчасына хөрмәтле ана булмаклардыр...
Аналарның хезмәтләре—иң авыр һәм иң мәшәкатьле хезмәттер, аны язып бетерерлек, тел белән сөйләп бәян кылырлык түгелдер...”
Ризаэддин Фәхреддин
Ризаэддин Фәхреддин: “Ир кешегә гаиләнең җитәкчесе, ә хатын кешегә гаиләнең терәге һәм өй белән идарә итү вазифасы йөкләнелә”,—дип яза. Менә шуңа күрә дә инде, шәхес тәрбияләү эшендә хатын-кызга гаять зур урын бирелә. Хәтта милләт язмышы кадәр зур төшенчәнең дә турыдан-туры хатын-кызга бәйле булуына ишарәләп, галим: “Хатыннары тәртипле булган милләт—тәртипле милләт, хатыннары тәртипсез булган милләт—тәртипсез милләт...”—дип искәртә һәм җәмгыятьнең киләчәге—аналарның үз балаларын ничек итеп тәрбияләүләренә бәйле икәнлеген күрсәтә.
Хатыннарның иң төп вазифасы һәм иң изге бурычы итеп, Ризаэддин Фәхреддин җәмгыятькә һәрьяктан лаеклы, югары әхлаклы, эчке мәдәниятле, һәркемгә бөтен яктан үрнәк булырлык шәхесләр тәрбияләү икәнлеген ассызыклап күрсәтә. Баланы тел белән тәрбияләү өстенә, үзеңнең шәхси үрнәгең белән дә тәрбияләргә, сүзең белән гаиләңне бертөрле алып барырга кирәклеген искәртә.
Р. Фәхреддин күзәтүенчә, бала 5-6 яшьләреннән узгач күзенә күренгән, акылы ирешкән нәрсәләрне сорашырга, һәр белгән нәрсәнең нигезен тикшерергә тотына. Аларның тикшерүләре бик укымышлы хокук галимнәрен дә хәйран калдырырлык гүзәл һәм кирәкле маддәләр турында була... Әгәр балаларның сорауларына иренмичә, ачык һәм дөрес, белеп җавап бирүче булса, никадәр генә сабый булсалар да, алар мәктәпкә барганчы ук бөек мәгърифәткә ирешүгә һәм зиһеннәренә гыйлем орлыклары чәчәргә яраклы булыр. Аларны бик арытмыйча, ялыктырмыйча гына, төрле уеннар арасында, алар кабул итәрлек рәвештә генә төрле әңгәмәләр корып, ипләп кенә берсеннән-берсе кызыклы мәгълүматлар бирә башларга мөмкин.
Гаилә коргач туган балаларны рухи һәм әхлакый тәрбияләү—ата һәм ана өстендә булган иң зур һәм иң изге бурыч икәнлеген аңлатып, Ризаэддин Фәхреддин: “Бөек хакларның да иң бөеге—ата һәм ана өстендә булган бала хакы”,—ди. Бала хакы өчен ата һәм ана, яки алар урынында булган яклаучылар дөньяда да, Ахирәттә дә җаваплы булырлар. Шуның өчен бу хакларны белү һәм кирәк булганда җиренә җиткереп үтәү мәҗбүри.
Галим фикеренчә, бала һичбер орлык чәчелмәгән җир яки һичбер бизәк язылмаган ак кәгазь булып, нинди орлык чәчелсә, шуның кебек иген бирер һәм нәрсә язылса, шул укылыр. Әгәр балага гүзәл тәрбия бирелсә, ул изге, дөнья һәм ахирәттә бәхетле булыр. Әгәр балага бозык тәрбия бирелсә, яки хайваннар кебек каралмаган, ташланган булса, бичара бала да һәлак була, гөнаһысы да яклаучылар өстенә төшәр.
Балаларның бәхетле һәм гаиләнең рәхәт булуын теләгән ир белән хатын һәрвакытта бер сүздә булып, берләшеп һәм бер-берсенә хөрмәт белән торырга тиеш. Шулай булганда гына гаиләдә барлык кеше инсафлы була. Ике арада аз гына бер каршылык галәмәте күренә башласа, кичекмичә аны бетерергә керешергә кирәк.
|
Скачать этот файл ()
Дата: 02.04.2012. Просмотров: 2988. Закачек: 0
Чтобы скачать файл на свой компьютер, нажмите правой кнопкой мышки по ссылке Скачать и выберете "Сохранить объект как..."
|
 |
 |
 |
Хадис
 Пророк Мухаммад
сказал:
«Клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует!».Его спросили: «Кто, о посланник Аллаха?». Он сказал: «Тот человек, сосед которого не находится в безопасности от его зла».
Наставление имама
А вы уже читали эту книгу?
|