Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История удода Пророка Сулеймана (мир ему)


Иман җимешләре



Адәм баласы кайчан иманга килеп, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген таный, Аның тыйганнарыннан тыелып, Ул кушканча яши башлый, шул чакта гына бәхетле була. Шуннан ул кеше бәхетенең ни икәнен аңлый башлый, бу дөньяда һәм ахирәттә Аллаһының рәхмәтенә ирешә.
Аллаһы Тәгаләгә иман китерүнең нинди өстенлекләре бар соң? Бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
1. "Үземә ышанганнарны дөрес юлдан җибәрермен”,—ди.
"Хаҗ” сүрәсенең 54нче аятендә бу хакта: "Шик юк ки, Аллаһ иманлы булырга теләгәннәрне тугры юлга юнәлтер”,—диелә. Кеше хайваннан акылы һәм уйлый белүе белән аерыла. Тик әле бу дөньяда дөрес яшәү өчен акыл гына җитми. Акыл бит әле ул тиеш булмаган карар кабул итеп, ялгышырга да мөмкин. Аллаһы Тәгалә кешегә күрү мөмкинлеге биргән—Аның тарафыннан бу искиткеч зур бүләк! Кеше күзләре белән яхшырак күрсен өчен, яктылык та биргән ул. Яктылык булмаса, без берни күрә алмас идек. Менә шуның кебек, дөрес яши алсыннар, дөрес юлдан барсыннар дип, Аллаһы Тәгалә кешелеккә Коръән иңдергән. Бу хакта Аллаһы Тәгалә "Ниса” сүрәсенең 174-175нче аятьләрендә әйтә: "Әй, бәндәләр, шөбһәсез ки, сезгә Раббыгыздан катгыян бер дәлил килде вә сезгә ап-ачык бер нур (Коръән) иңдерелде. Аллаһка иман китереп, Аның диненә нык тотынганнарны рәхмәтеннән аермас һәм аларны мул итеп бүләкләр вә аларны тугры юлдан—Үз тарафына җибәрер”.
Коръән кешене яхшыны яманнан, дөреслекне ялганнан, шәфкатьлелекне явызлыктан аерырга өйрәтә. Коръәннең бер аятендә: "Миннән сезгә күрсәтмә килер, кем минем өндәмәләремә иярә, шул тугры юлдан чыкмас вә бәхетсез булмас”,—дип әйтелә ("Та-һа” сүрәсе: 123нче аять). "Күрсәтмә” дигәнне Коръән китабы дип аңларга кирәк. Коръән бу дөньяны дөрес итеп аңларга, катлаулы хәлләрдән дөрес итеп чыгу юлларын да күрсәтә. Кеше ялгышмый тормый, ялгыша. Шул чакта ул Коръән китабын кулына алып укыса, бөтен сорауларга да җавап таба ала. Хәзер шайтан коткысына ияреп, кеше милкен тартып алу, риба, әти-әнине тыңламау, хәмер куллану, тәмәке тарту, наркомания, никахсыз яшәү, бер җенеслеләрнең гаилә коруы кебек ямьсез күренешләр киң колач алды. Боларның барысы да Аллаһыны танымаудан, Коръәнне белмәүдән килә. "Бәкара” сүрәсенең 38нче аятендә: "Әгәр дә сезгә Миннән күрсәтмәләр-өндәмәләр килсә, минем күрсәтмәләремә тугры булганнарга куркыныч янамас вә алар хәсрәт чикмәс”,—диелгән. Коръән кушканча яшәгән кеше киләчәге өчен хафаланмый һәм үткәннәре өчен үкенми. Чөнки андый кешенең иманы нык була һәм авырлыкларны да сабыр итеп уздыра ала.
2. Матур тормыш.
"Нәхел” сүрәсенең 97нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: "Ир кешеме ул, хатынмы, мөселман булып, игелекле эшләр башкарса, аларны, һичшиксез, матур тормышта яшәтәчәкбез. Һәм әҗерләрен дә кылган иң игелекле эшләре буенча бирербез”,—ди. "Матур тормыш” дигәненә барысы да—синең тормыш хәлең дә, сәламәтлегең дә, яшәү рәвешең дә, кылган изгелекләрең дә керә. Әгәр адәм баласы туры юлдан читкә тайпылса, Аллаһы Тәгаләнең кисәтүләреннән йөз чөерсә, "Та-һа” сүрәсенең 124нче аятендә әйтелгәнчә, "Һичшиксез, аның тормышы газаплы булачак һәм Без аны Кыямәт көнендә тома сукыр килеш кабереннән кубарачакбыз”. Менә нинди хәлләр көтә!
Коръән кушканча яшәмәгән кешене Аллаһы Тәгалә күңелсез тормышта яшәтәчәк. Кеше бай булырга, җәмгыятьтә югары дәрәҗәгә ирешергә мөмкин, тик аның җаны тыныч булмаячак. Аллаһы Тәгалә андый кешегә һәрьяклап борчу китерә—балалар, милек, эш һ.б. Ул һәрвакыт шул проблемалары хакында гына уйлап, җанына тынычлык тапмый яшәячәк. Өстәвенә, аны Кыямәт көнендә сукыр килеш кабереннән кубарылу да көтә.
3. Матур язмыш.
Аллаһы Тәгалә Үзенә ышанган һәм Аның кисәтүләреннән курыккан кешеләргә матур язмыш бүләк итә. "Бу илләрнең халыклары иман китереп, гөнаһтан курыккан булсалар иде, әлбәттә, аларның өстенә Күктән, Җирдән мул бәрәкәт капкаларын ачкан булыр идек. Ләкин алар Аллаһның аятьләрен инкарь иттеләр. Без дә кылган көферлекләренә күрә, аларны каргышка тоттык.” ("Әгъраф” сүрәсе: 96нчы аять.)
Коръән аятьләре мәгънәләрен аңлатучыларның кайберләре "Күктәге, Җирдәге мул бәрәкәт капкалары” дигән әйтелмәне яңгыр һәм үсемлекләр белән чикли. Ләкин бу аятьнең мәгънәсе киңрәк. Ул җирдә булган һәр нәрсәне үз эченә ала. Әгәр бу аятьтә әйтелгән шарт үтәлсә, Аллаһ кешелек тормышындагы бар тармакларга да бәрәкәтен бирә.
Әгәр җир шарындагы бар кеше иманга килеп, Коръән кануннары буенча яши башласа, Аллаһ аларга һәр нәрсәдә бәрәкәт бирәчәк. Һәр кеше муллыкта һәм тынычлыкта яши башлар иде. Чөнки Аллаһы Тәгалә Үзе бу хакта Коръәндә сүз бирә. Ул Үзенең вәгъдәсен беркайчан үтәми калмый.
4. Аллаһы Тәгалә иманлы кешегә дошманнарына каршы көрәшкәндә ярдәм итә.
Аллаһы Тәгалә "Рум” сүрәсенең 47нче аятендә: "Мөэминнәргә ярдәм итү—Безнең эш”,—ди.
Аллаһы Тәгалә мөселманга дошманын җиңәргә ярдәм итә. "Мөхәммәд” сүрәсенең 7нче аятендә Аллаһы Тәгалә болай ди: "Һәй, иман китергән кешеләр, әгәр сез Аллаһка буйсынып, ярдәм итсәгез, Ул да сезгә ярдәм итәр вә тез буыннарыгызны ныгытыр”. Монда сүз кулга күсәк алып яки корал тотып дошманыңны кыйнау яки үтерү турында бармый. Аятьнең мәгънәсе шул—әгәр дә син Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәсәң, дин тотсаң, син дошманыңнан Аллаһы Тәгалә тарафыннан якланачаксың. Ашыйсың килсә—эшләргә, галим булырга теләсәң, укырга кирәк булган кебек, Аллаһының ярдәм итүен теләсәң, Аңа ышанырга һәм Ислам дине кануннары буенча яшәргә тиеш буласың.
5. Аллаһы Тәгалә иманлы бәндәләрне саклый.
Аллаһы Тәгалә "Хаҗ” сүрәсенең 38нче аятендә: "Аллаһ иманлыларны саклар. Шунысы да хактыр ки, Аллаһ хаин вә кяфер һәр кешене мәхәббәтеннән мәхрүм итәр”. Аллаһы Тәгалә хак мөселман булган бәндәне төрле җәбер-золымнардан саклый.
Аллаһы Тәгаләгә якынаю Адәм баласы өчен иң олы бәхет икәнен аңласак иде. Аллаһы Тәгаләнең: "Иман китереп, игелек кылганнарга ярлыкау вә мул ризык булыр”,—дигән вәгъдәсе бар, Ул беркайчан вәгъдәсен бозмый. Һәрбер кылган гамәлебез Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш. Аллаһының Үзен дә, фарызларын да, хәрәм дигән әйберләрен дә инкарь итәргә ярамый.
6. Яхшы үлем.
Аллаһы Тәгаләгә ышанган һәм Аның кушканнарын үтәп яшәгән кешене үлем якынлашканда фәрештәләр тынычландырачак.
"—Хактыр ки, Раббыбыз—Аллаһ,—дип тугры юлга басканнар янына фәрештәләр иңәр.
—Курыкмагыз, хафаланмагыз, куаныгыз: сез алдан ук вәгъдә ителгән җәннәткә керәчәксез,—дип сөенче алырлар.” ("Фуссиләт” сүрәсе: 30нчы аять)
Һәркайсыбызга Аллаһ Раббыбыз хәерле гомерләр биреп, Үзенең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләребезне, әҗерен шушы дөньяда да күрүебезне һәм бу вакытлы дөньядан мәңгелеккә иман әһеле булып күчеп, Аллаһының җәннәтендә булуларны насыйп итсә иде.
Алмаз хәзрәт Сафин

Скачать этот файл ()

Дата: 02.04.2012. Просмотров: 2999. Закачек: 0

Чтобы скачать файл на свой компьютер, нажмите правой кнопкой мышки по ссылке Скачать и выберете "Сохранить объект как..."

Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Пусть человек, желающий, чтобы удел его был увеличен, а срок жизни продлён, поддерживает связи со своими родственниками».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Как Стать Праведной Женой?





Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф