Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История волка и Пророка Юсуфа 1, 2 части


Изге Китап



Коръән—ул адәм балаларын тугры юлга өндәргә дип, фани дөньяда кылган гөнаһлары өчен бәндәләрне Аллаһның җәзасы белән куркытыр өчен, соңыннан, аһ, ник без игелек кылмадык икән, игелек кылган булсак, бу газапларны күрмәс идек, дип үкенмәсеннәр өчен, алдан ук кисәтеп кую максаты белән Аллаһ тарафыннан Пәйгамбәргә иңдерелгән изге Китап.
Коръән—кешеләрне җаһилият караңгылыгыннан иман нурына чыгарсын, ширек, җаһилият, гаделсезлек һәм яманлыктан коткарсын өчен Пәйгамбәребез галәйһиссәләм калебенә Аллаһы Тәгалә иңдергән китап.
Коръән—Аллаһның бердәнбер Аллаһ икәнен белсеннәр өчен һәм зиһенле кешеләр уйлап-аңлап, үгет алсыннар дип кешеләргә иңдерелгән белем Китабы.
Коръән—ул маҗаралы, могҗизалы, гыйбрәтле хикәятләр тупланмасы.
Коръән—ул дөрес яшәр өчен кагыйдәләр китабы, кешелекнең Төп Законы.
Коръән—ул гадел яшәү ысулы, тормыш итү рәвеше.
Коръән—ул гүзәл әхлакка, пакьлеккә, сафлыкка өндәүче.
Коръән—изге китапларның иң соңгысы.
Коръән—күпходалыкка, мәҗүсилеккә, потларга табынучыларга каршы көрәш коралы да.
Коръәнне иңдерү сәбәпләренең берсе—аны укыган, өйрәнгән, аятьләренең мәгънәсе хакында фикер йөрткән, кануннары буенча гомер иткән, вәгазь-нәсыйхәтләреннән файда тапкан кешеләргә Аллаһыга якынаерга мөмкинлек бирү. Мөхәммәт галәйһиссәләм әйткән: “Өйләрегездә Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укыгыз! Чөнки Коръән укылмаган өйдә яктылык аз, яманлык күп була һәм анда күңелсез, борчулы яшиләр”. Коръән укуның никадәр әһәмиятле икәнен аңлату өчен, мөгаен, шушы хәдис җитәдер. Шулай ук: “Коръәнне укыгыз, чөнки ул Кыямәт көнендә үзен укучыларга шәфәгатьле булып килә! Коръәнне оста укучы кеше хөрмәтле затлар белән бергә булыр. Укуы авыр булып, кат-кат кабатлап укучыга икеләтә савап ирешер”,—дигән. Аллаһ Раббыбыз Коръәнне кешеләргә туры юлны күрсәтер өчен, хакыйкатьне ялганнан аерып, дөрес итеп яшәү өчен иңдерде. Без Коръән аятьләре белән вәгазьләнеп, нәрсәнең хәләл, нәрсәнең хәрәм икәнен, нәрсәнең фарыз икәнен белеп һәм тормышыбызда Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан сакланып-тыелып яшәргә тиеш без. Аллаһы Тәгалә шушы бер мизгел генә булган дөньяда иманыбызны юлдаш итеп яшәргә насыйп итсә иде.
Коръәнне өйрәнгән, укыган, тыңлаган, аның кануннары буенча яшәргә тырышкан һәр мөэмин-мөселманга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм мәгъфирате насыйп булса иде. Амин!
Сәламәтлек—иң зур нигъмәт (рубрика) “Аллаһ” сүзенең илаһи тәэсире (“Аллаһ” рәсеме) Иң яхшы һәм нәтиҗәле дәваларның берсе—Аллаһының шифалы сүзләре—Коръәни Кәрим. Шәригатьтә Коръәннең төрле психик һәм физик авыруларга карата иң нәтиҗәле дәва булуы расланган. Берничә ел элек Нидерланд психологы профессор Ван дер Ховен да Коръәни Кәримне уку һәм “Аллаһ” сүзен кабатлау вакытында тап булган ачышын хәбәр итте. Профессор үзенең ачышын өч ел буена күп кенә кешеләр өстендә алып барган тирән эзләнүләр тәҗрибәсе белән раслый. Аның бөтен пациентлары да мөселман булмый, күпләре исә гарәпчә бер сүз дә белми. Аларга “Аллаһ” сүзен дөрес итеп әйтергә өйрәтәләр. Нәтиҗә искиткеч була. Бигрәк тә, төшенкелеккә бирелү һәм психик киеренкелек белән җәфа чигүчеләр уңай нәтиҗә алалар.
Психолог Ван дер Ховен болай ди: “Коръәнне гарәпчә даими укучылар һәртөрле психик авырулардан имин булалар. Чөнки анда “Аллаһ” сүзе күп мәртәбә кабатлана”. Ул “Аллаһ” сүзендәге һәр хәрефнең психик авыруларны дәвалаганда уйнаган ролен аңлата. Мәсәлән, “һәмзә” белән “әлиф” сулышны контрольдә тотып, сулыш юлының эшчәнлеген яхшырта. “Ләм” сулышны җиңеләйтә. “Һә” үпкә белән йөрәкне тоташтыра, бу үз чиратында йөрәк тибешен тәртипкә сала.
Бу ачыштагы иң кызыклы факт шул—Ван дер Ховен мөселман түгел.
Аллаһыга мактаулар булсын, Ул Үзенең серләрен кемгә теләсә, шуңа ача: “Аллаһы Тәгалә хикмәтен теләгән кешесенә бирер. Кемгә хикмәт бирелсә, ул кешегә Аллаһы Тәгаләдән күп хәерләр бирелде”. (“Бәкара” сүрәсе: 269 нчы аять)
Дин юлындагы кешенең ялгышлыклары өчен дин гаепле түгел Бер имам хакында бәян Бер гарәп Америкага яшәргә күчеп килә һәм, Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итәргә теләп, мәчеткә имам булып урнаша. Берничә ел буе һәр көнне мәчеткә автобус белән йөри ул. Көн саен бер үк вакытта, бер үк урында тукталышта басып торучы бу ирне автобус йөртүче дә таный башлый. Бүтән пассажирлар арасыннан баш һәм өс киеме белән генә түгел, гел елмаюлы йөзе, тәртипле булуы өстенә, сакалы белән дә аерылып торучы бу ирнең мәчетнең имамы булуына төшенгән иде ул. Ислам дине хакында каршылыклы фикерләр ишеткән булуына карамастан, ул бу кеше белән кызыксына башлый. Сәбәбе дә була. Берничә ел элек христиан дине белән кызыксынып, чиркәүгә йөри башлаган була автобус йөртүче. Әмма, чиркәүдәге кайбер дин әһелләренең акчаны артык яратуларын күреп, күңеле кайта. Чиркәүгә йөрми башласа да, ул яшәүнең мәгънәсе нидә булуын аңларга тырышудан өметен өзми. “Ни өчен дөньяга килдем икән мин?”—дигән сорауга җавап эзли. Менә шул сорауларга җавап табарга өметләнеп, Ислам динен өйрәнергә тели ул. Бу теләге бигрәк тә, шушы ирне—мәчетнең имамын күргәч көчәя. Әмма, сөйләшергә җай чыкмау сәбәпле, аралашу көн саен кичектерелә бара.
Көннәрдән беркөнне автобус йөртүче имамны сынап карарга тели: билет сатып алган акчаны юри артык кайтара. Имам урынына барып утыргач, үзенә артык акча бирелгәнен аңлый. “Билет бәясе арзанайганмы, әллә автобус йөртүче ялгышканмы?” Имамның башына килгән беренче уе шул була. Аннан: “Әй, ярар, күп акча түгел әле”,—дип, акчаны билет белән бергә кесәсенә салып куя. Шулай да бу акча тынычлыгын ала аның. Нәрсәгә алай эшләде инде? Мәчет тукталышына барып җиткәнче шушы уй тынгылык бирми иргә. “Нигә борчылам соң? Автобус йөртүче бу хакта уйламыйдыр да”,—дип, үзен битәрләп тә ала әле.
Мәчет тукталышы. Ишектән чыгам дигәндә генә, имам: —Гафу итегез, сез акчаны артык биргән идегез. Билет арзанайдымы, әллә ялгыштыгызмы?—дип сорап куя. Автобус йөртүче тыныч һәм канәгать тавыш белән: —Барысы да дөрес. Мин сезне күптән күзәтәм инде. Чөнки мин сез тоткан дин белән кызыксынам. Сезнең аша Ислам динен тикшерергә теләгән идем. Дөрестән дә чиста дин микән, шуны беләсем килде. Барыгыз, мин сезнең янга киләм әле, шунда миңа барысын да өйрәтерсез,—ди. Имамга каз тәннәре чыга, күзләре яшьләнә һәм, коты алынып, автобустан төшүгә җиргә иелеп Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтен белдерә, “динемне сата яздым” дип үкенә, тәүбәгә килеп, Аның кичерүен сорый.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Һәрчак исегездә тотыгыз: кешенең әхлагына карап, дине хакында фикер йөртәләр. Бу дөрес гамәл булмаса да, шулай эшлиләр. Дин юлындагы кешенең ялгышлыклары өчен дин гаепле түгел. Әмма һәр кеше шуны онытмасын иде: ул үз диненең бер вәкиле һәм һәр кеше үзенең дине өчен сыналырга мөмкин.

Скачать этот файл ()

Дата: 02.04.2012. Просмотров: 3001. Закачек: 0

Чтобы скачать файл на свой компьютер, нажмите правой кнопкой мышки по ссылке Скачать и выберете "Сохранить объект как..."

Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует!».Его спросили: «Кто, о посланник Аллаха?». Он сказал: «Тот человек, сосед которого не находится в безопасности от его зла».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Самые лучшие женщины





Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф