Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История коровы исраильтян 1, 2 части


Хикәят (Җәлил хәзрәт Фазлыев)

Главная страница / Публикации / Мәкаләләр / Хикәят (Җәлил хәзрәт Фазлыев)


Шундый заман булган: кеше гомере 20 ел белән генә чикләнгән, имеш. Кешечә яшә, нәсел калдыр һәм китеп бар. Көннәрдән беркөнне гомереннән риза булмаганнар киңәшкә җыелганнар.
Иң беренче ат чыгыш ясаган:
—Гомер буе чабам, йөк ташыйм, аягыма кияргә чабатам да юк, 20 ел гомерем артык.
—Миңа бирегез,—дигән кеше.—Кешенең 20дән 40ка кадәрге гомере—ат гомере. Ат кебек чаба, эшли, җигелеп тормыш йөген тарта.
Икенче булып ишәк чыгыш ясаган:
—Эшлисе дә килми, эшләми дә ярамый. Йөрим шунда колагымны салындырып. 20 ел гомерем артык күп.
—Миңа бирегез,—дигән кеше.—40тан 60ка кадәр гомер—ишәк гомере. Эшләмичә ярамаганга гына эшләп йөрү.
Өченче булып эт чыгыш ясаган:
—Аңа ярыйм дип тә өрәм, моңа ярыйм дип тә өрәм, берсенә дә ярап булмый. 20 ел гомерне кирәксенмим.
—Миңа бирегез,—дигән кеше.—Балаларның балаларына булса да өреп утырырмын. 60тан 80гә кадәр—эт гомере, барысына да ярарга тырышасың, берәү дә яратмый. Дүртенче булып маймыл чыгыш ясаган:
—Әздән генә күңелем булып, әздән генә хәтерем калып, күңелем тулып, артларым кызарып бетте, 20 елдан баш тартам.
—Миңа бирегез,—дигән кеше.—Оныкларымның балалары белән булса да уйнап утырырмын. Шулчак өстән бер тавыш ишетелгән:
—Бу кешенең нәфесе туясы юк, җыелышны туктатыгыз һәм таралышыгыз.
Кемгә күпме гомер тәкъдирләнгәне берәүгә дә мәълүм түгел. Тәкъдирләнгән гомерне кеше булып, кешечә яшәү кирәк. Хайваннарга Аллаһ фарызлар йөкләмәде. Ашап-эчеп, күңел ачып кына яшәү хайваннарча яшәү була. Хайван да оя кора, гаилә кора, балалар үстерә. Хайванда бала дигән хис көчле булса да, әти-әни дигән хис юк. Картлыгыңда ишәккә, эткә, маймылга охшыйсың килмәсә, тормышыңны да Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып алып бар. Балаларыңны да Аллаһ кануннары буенча тәрбиялә.

Скачать этот файл ()

Дата: 02.04.2012. Просмотров: 2882. Закачек: 0

Чтобы скачать файл на свой компьютер, нажмите правой кнопкой мышки по ссылке Скачать и выберете "Сохранить объект как..."

Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Любая умершая женщина, муж которой был ею доволен, войдёт в рай»


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Толкование последних трёх частей священного Корана (С приложением важных вопросов, касающихся мусульманина )





Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф