Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История "асхабу сабт"


МӨСЕЛМАНГА КЕМГӘ ӨЙЛӘНҮ ЯРЫЙ?

Главная страница / Публикации / Мәкаләләр / МӨСЕЛМАНГА КЕМГӘ ӨЙЛӘНҮ ЯРЫЙ?

«Улым марҗага өйләнде», «Кызым урыска кияүгә чыкты» ише зарларны еш ишетәбез. Татар егете яки кызының башка, мөселман булмаган кавем белән кушылуы милли яктан караганда хуплардай фал түгел, әлбәттә. Ә менә дин моңа нәрсә ди?

1. КИТАП ӘҺЕЛЛӘРЕ

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: «Бүген сезгә китап әһелләренең фазыйләтләрен һәм ризыгын рөхсәт иттем, сезнең ризык та аларга рөхсәт ителде; шулай ук китап әһелләренең пакъ хатыннары рөхсәт ителде» …

«Китап әһелләре» дигәндә, «Инҗил» , «Зәбур» , «Тәүрат»лы дин әһелләре күздә тотыла. Ягъни, мөселман ир-атына бу диндәге пакъ, Аллаһыга ышанучы, тәкъва хатынга өйләнү ярый, Аллаһы Тәгалә рөхсәт итә. Бер генә шарт бар – никах Ислам кануннары нигезендә кылынырга тиеш.

Рөхсәт ителә, ләкин киңәш ителәме соң? Монысы икенче мәсьәлә. Күп галимнәр, мәсәлән, киңәш итми. Әйтик Гомбр разыйаллаһу ганһ хәлифлек чорында мөселманның христиан хатын-кызына өйләнүен тыйган. Чөнки мөселман ир башка дин вәкиленә өйләнә икән, мөселман хатын-кызына бер ир ким булып чыга түгелме соң? Шулай ук христиан яки яһүдә хатын белән яшәгәндә балаларың мөселманча тәрбия ала алмый. Ә мөселман иренең балаларын Исламда тәрбияләү төп бурычларының берсе санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) бер хәдисендә: «Үрчегез, артыгыз. Кыямәт көнендә сезнең белән горурланачакмын», – ди.

Димәк, без яһүдә яки христиан динендәге хатыннарга өйләнеп балаларыбызны Ислам динендә үстерә алмыйбыз, өммәтебез үрчеми икән, пәйгамбәребез ничек безнең белән горурлана алсын?! Әгәр кыямәт көнендә аның шәфәгатенә өмет итсәк, һичшиксез мөселманнардан булган хатыннар алуыбыз дөресрәк.

Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә безгә христиан вә яхүди динендәге хатыннарны рөхсәт кылса да, мөмкинлек барында үз динебездәгене сайлау дөресрәк булыр. Чөнки Ислам әле аякка гына басып килгән чорда җир йөзендә мөселманнар аз иде, ә ирләрнең өйләнү ихтыяҗы һәрчак бар. Аллаһы Тәгалә чиксез рәхмәтен кылып мөселманнарга бу рөхсәтне бирә. Әмма сайлау мөмкинлеге барында һичшиксез мөселман хатын-кызын сайлау файдалырак.

2. МӨШРИКЧЫЛАР

Мөэмин-мөселманнарга яһүди һәм христиан динендәге хатын-кызлар рөхсәт ителде дә ди. Ләкин башка дин әһелләре дә бар бит әле: индус, кришна, будда динен тотучылар, утка, суга, күккә, ай вә кояшка, төрле җанварларга табынучылар. Аларына карата нинди мөгамәләдә булырга?

Китап әһелләре дигәндә бары тик Аллаһыны танучы, аңа тәква кылучы, үз диннәрендә нык торучылар күздә тотыла. Болар христиан һәм яһүди дин вәкилләре. Калган диннәр исә йә Аллаһыны танымый, йә аңа ширек китерә – тиңдәш аллалар уйлап чыгара. Йә төрле потлар ясап догалары белән аларга мөрәҗәгать итә. Болар барысы да мөшрикъләр. Аллаһы Тәгалә алдында иң зур гөнаһ – ширек, Раббыбызга тиңдәшләр эзләү. Шуңа да бу кавемнәрнең хатын-кызлары безгә харам. Алар белән никах була алмый. Аллаһы Тәгалә Коръәннең «Бәкара» сүрәсендә әйтә: «Мөшрикъ хатыннарга иман китерми торып өйләнмәгез. Хакыйкатьтә сезнең өчен иманлы кол хатын мөшрикъ хатын-кыздан әйбәтрәк, хәтта ул күңелегезгә хуш килсә дә».

Күрәсең, бер байлыгы, хәтта иреге дә булмаган мөслимә кол хатын-кыз бай вә дәрәҗәле нәселнең мөшрикъ хатын-кызыннан Аллаһ каршында өстенрәк. Димәк, без төрле юк-бар аллалар уйлап чыгаручы, потларга табынучы халыкларның кызларына бары тик Ислам динен кабул итсә генә өйләнә алабыз дигән нәтиҗә ясыйбыз. Аллаһы Раббыбыз шуны хәерле күрә, ә без аңа тәкъва булырга тиешбез.

3. МӨСЕЛМАН КЫЗЫ

Ярый, мөселман ир-егетенең христиан яки яһүди динендәге хатын-кызга өйләнү мөмкинлеге бар ди. Әле анысы да якын-тирәдә сайлап алырдай мөслимә булмаса гына дигән нәтиҗә дә ясадык. Ә якын-тирәдә кияүгә чыгардай мөселман ир-аты булмаса мөэминәгә христиан яки яһүди егеткә кияүгә чыгарга ярыймы соң? Әгәр алдан китерелгән Коръән аятенә күз салсак, анда бары тик мөселман ирләргә китап әһелләренең хатын-кызлары рөхсәт ителү хакында гына бара. Ягъни, мөселман хатын-кызларының христиан вә яһүди ир-атларга кияүгә чыгуы каралмаган.

«Бәкара» сурәсенең 221нче аятендә әйтелә: «Мөслимәләрне мөшрикләргә иман китерми торып кияүгә бирмәгез. Хакыйкатьтә иманлы кол мөшрикътән яхшырак, әгәр ул (мөшрикъ) сезнең күңелгә хуш килсә дә. Алар (мөшрикълар) сезне Утка (җәһәннәмгә) өнди, ә Аллаһы Тәгалә җәннәт һәм ярлыкау бирүче». Димәк, мөслимәләргә мондый рөхсәт юк һәм алар бары тик үз өммәтендәге егетне генә ир итә ала. Бу аңлашыла да, гаиләдә ир кеше баш һәм ул гаиләсен үз диненә муафикъ рәвештә тәрбияләргә тиеш. Димәк, мондый гаиләдә туган балалар ислам динендә түгел, христиан яки яһүди динендә була. Алай булгач, пәйгамбәрләребез хәдисен ничек үтибез? Ул бит безгә кыямәт көнендә горурланырдай итеп, күп булып үрчергә куша!

Әле шуны да истә тотарга кирәк – башка дин вәкиленә кияүгә чыкканда аңа Исламнан баш тартырга һәм иренең диненә күчәргә кирәк була. Югыйсә, аның никахы булмаячак, ул зинада яшәячәк. Аллаһының диненнән баш тарту зур гөнаһ, ә без гөнаһлардан сакланырга тиеш. Аллаһы Раббыбыз бездән разый булсын иде.

Искәндәр СИРАЖИ

Скачать этот файл ()

Дата: 24.04.2012. Просмотров: 2548. Закачек: 0

Чтобы скачать файл на свой компьютер, нажмите правой кнопкой мышки по ссылке Скачать и выберете "Сохранить объект как..."

Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Погибнут проявляющие чрезмерную строгость!», - повторив это трижды.


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
На пути к Корану





Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф