Новые лекции
Мультфильмы
|
 |
 |
 |
Намазга баскач, ни үзгәрде?
Намаз укучы—Аллаһы Тәгаләгә иң якын кеше була, диләр. Танышларым арасында намаз ияләре шактый. Күбесе пенсия яшенә җитмәгән әле, икешәр эштә эшлиләр, балалар укыталар... Мин алардан: “Намазга баскач, нинди үзгәрешләр булды?”—дип сорыйм. Барысы да: “Яхшы якка гына”,—диләр.
Венера апа (укытучы): “Иртәнге намазны укый башлагач тойган рәхәтлекне әйтеп аңлатып бетереп булмый, көне буена җитәрлек энергия алам. Элек мәктәптән бик арып кайта идем, хәзер үземне яшьләрчә тоям”.
Әлфинә (сатучы): “Намаз укый башлагач, кайбер вак-төяк гөнаһларны эшләргә курка башладым. Кешедән алып калганчы, брак, черек аркасында килеп чыккан җитмәүчәнлекне үз кесәңнән түләү яхшырак икәнлегенә төшендем. Һөнәремне алыштырырга соңга калсам да, намазга басарга соңламадым, Аллага шөкер”.
Мәсхүдә (клуб мөдире): “Намазга баскач, күзлек кими башладым. Иң гаҗәпләндергәне шул булды”.
Мәдхия (идән юучы): “Йортыбызга тынычлык иңде, Аллага шөкер. Моңа минем намазга басуым сәбәп булды, үземне сабырлыкка өйрәттем. Гауганы хатын-кыз үзе чыгара бит. Шат чырайлы кешеләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калам”.
Хәмит (физкультура укытучысы): “Намазны карчык белән икәү бергә укыйбыз. Мәктәптән ашыга-ашыга кайтам да намазлыкка басам. Бөтен арыганнар юкка чыга, ачулар тарала, яңадан туган кебек булам. Пенсиягә чыккач, дини юлдан тайпылмаска исәбем. Шәһадәтнамәм дә бар, балаларны өйрәтермен, кирәк булса, имам вазифаларын да башкара алам. Намаз укымаучы кешеләрне иң-иң бәхетсез җаннар дип саныйм, үзләрен нинди рәхәтлектән мәхрүм итәләр бит! Намазга басучылар саны тагын да артсын иде дип телим, авырмый гына яшисе иде”.
Зөфәр хәзрәт Тәхавиев (“Гафиятулла” мәчете имам-хатыйбы): “Аллаһы Тәгаләгә ышанучының иң зур гаебе—Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылмавы һәм намаз укымавы. Чөнки намаз—Аллаһы Тәгаләнең хакы. Кем бу хакны хаклый, димәк, ул кеше Аллаһы Тәгаләнең иң зур зекерен, иң зур хакын хаклый. Кем бу хакларны хакламый, ул кеше Аллаһы Тәгаләнең хакларын хакламаучы, Аңа карышучы, Аңа каршы баш күтәрүче була. Әлмисактан (җаннар яратылган вакыт) Аллаһы Тәгалә белән адәм балалары арасында төзелгән шартнамәне, антны, вәгъдәне бозучы була. Намаз уку—Аллаһы Тәгаләгә коллык күрсәтү. Кеше Аллаһы Тәгаләгә генә кол булырга тиеш, кеше кешегә, мәхлукка, малга кол булырга тиеш түгел!”
Укыган намазларыгыз савапка булсын! Барчабызга да акыл белән, саф тойгылар белән яшәргә насыйп булсын. Амин!
Сәрвиназ
|
Скачать этот файл ()
Дата: 02.04.2012. Просмотров: 2247. Закачек: 0
Чтобы скачать файл на свой компьютер, нажмите правой кнопкой мышки по ссылке Скачать и выберете "Сохранить объект как..."
|
 |
 |
 |
Хадис
 Пророк Мухаммад
сказал:
«Родственные связи, подвешенные к трону Аллаха, говорят: “Аллах наградит того, кто поддерживает нас, и порвёт с тем, кто порывает нас».
Наставление имама
А вы уже читали эту книгу?
|