Ислам динендә канәгать булуның фазыйләте
Ислам дине Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән ризыкка, саулык-сәламәтлеккә, байлыкка, эш урынына канәгать булырга өнди. Нәрсә ул канәгать булу? Мөхәммәд ибн Гали әт-Тирмизи бу төшенчәгә шундый аңлатма бирә:
«Канәгать булу – ул Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән ризыкка күңелнең риза булуы».
Шушы билгеләмәдән чыгып, канәгать булу Аллаһ Тәгаләнең тәкъдире белән ризалашудан гыйбарәт. Әгәр дә кешенең күңелендә Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләргә канәгатьлек хисе булса, ул нинди тормышта яшәвенә карамастан үзен иң бәхетле кеше итеп санаячак. Әгәр дә инде бу хис аның күңелендә булмаса, нинди рәхәт тормышта яшәвенә карамастан, ул үзен бәхетсез тоячак. Мөхәммәд (с.г.с) аның зур нигъмәт булуы турында шулай ди:
«Канәгать булыгыз, чөнки ул юкка чыкмый торган байлык» (Табарани).
Канәгать булу - ул бер байлык, юкка чыкмый торган хәзинә, бетми торган дәрәҗә. Әгәр дә кеше бу сыйфатка ия булса, аның күңеле һәрвакыт тыныч була. Хирыслыкка килсәк, ул - бетми торган авыру. Күңел аның аркасында һәрвакытта да кайгыра, чөнки ул эчне пошыра. Кеше ул чирдән үлгәч кенә котыла. Башка бер хәдистә Аллаһның илчесе шулай ди:
«Әз, ләкин тормыш алып бару өчен җитәрлек булган байлык, күп, ләкин Аллаһка гыйбадәт кылудан читләштерүче байлыкка караганда хәерлерәк»(Әхмәд).
Кешенең күңеле ничек канәгатьлек хисенә ирешә ала? Аллаһ Тәгалә безгә бу турыда Коръәндә хәбәр итә:
«Кем дә кем ир кеше булсынмы ул яки хатын-кызмы мөэмин хәлендә изге гамәл кылса, Без аны хәерле тормышта яшәтәчәкбез һәм кылган гамәлләренә караганда да яхшырак бүләк белән бүләкләячәкбез» (Нәхел – 97).
Гали ибн Әбү Талиб (р.г) бу аятьтәге «хәерле тормыш»дигән гыйбарә «канәгать булуны»аңлата ди.
Әлеге аятьтән күренгәнчә, канәгатьлек хисенә ирешү өчен ике шартны үтәргә кирәк:
1. Мөэмин булу ягъни Аллаһ Тәгалә хәбәр иткән бөтен нәрсәгә ышану;
2. Изге гамәл кылу ягъни Аллаһ Тәгаләнең ризалыгына алып баручы гамәлләрне үтәү.
Әгәр дә ир кешеме ул яки хатын-кызмы, иман китереп, Ислам динендә аңлатылган рәвештә хәерле гамәлләр кылып яшәсә, Аллаһ Тәгалә аның күңеленә бөтен нәрсәдән дә канәгать булу хисе сала.
Кешеләрнең күңелендә мондый хис булмаганга күрә, алар тормыштан, тәкъдирдән зарланалар һәм гөнаһлы юллар белән теләгән нәрсәләренә ирешергә омтылалар. Мәсәлән, кешенең кредит алуы яки ришвәт бирүенең бер сәбәбе тормыштан канәгать булмауга бәйле. Кешенең утырып йөри торган машинасы, яшәргә өе бар, ләкин ул һаман канәгать түгел. Ул һаман үзендә булган мал-мөлкәттән дә яхшыракны тели, аның белән кешеләр алдында мактанырга, үзен күрсәтергә омтыла. Андый кешеләргә карата Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:
«Әгәр дә Адәм баласының ике үзән байлыгы булса, ул өченчесен теләр иде. Шуңа күрә Адәм баласының карынын балчыктан башка бернәрсә дә тутырмый. Аллаһ Тәгалә канәгатьсезлектән тәүбә итүче кешенең тәүбәсен кабул итә» (Мөслим).
Кешегә канәгать булырга комачаулый торган сәбәпләр:
1.Үлем һәм Кыямәт көне турында фикерләмәү;
2.Дөнья шәһвәтләренә чуму;
3.Рөхсәт ителгән гамәлләрне кулланганда чикне узу;
4.Коръән аятьләрен фикерләмичә уку;
5.Бай кешеләр белән дөнья кууда ярышу;
6.Байлык туплауда чикне белмәү.
Әгәр дә кешенең күңелендә канәгатьлек хисе булмаса, ул кешеләр кулында булган байлыкка кызыгып, алардан көнләшеп, үзен гомер буе бәхетсез хис итәчәк. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:
«Аллаһка буйсынган, җитәрлек ризыгы булган һәм Аллаһ Тәгалә тарафыннан канәгатьлек хисе бирелгән кеше чыннан да уңышка иреште»(Әхмәд).
Башка бер хәдисендә Мөхәммәд (с.г.с) канәгать булуның фазыйләтен аңлатып шулай ди:
«Әгәр дә сезнең берегез иртән тыныч күңеле белән тәне авырулардан имин хәлдә торса һәм аның бер көнлек ризыгы булса, дөнья аның каршына бөтен байлыклары белән килеп баскан шикелле булыр» (Тирмизи).
Канәгать булу зур нигъмәт булганга күрә, Мөхәммәд (с.г.с) аны Аллаһтан сорый торган булган. Ибн Габбәс (р.г) шулай ди:
Йә Аллаһ! Биргән ризыгыңнан мине канәгать булучы ит. Аңа карата миңа бәрәкәт бир. Миңа килмәгән һәрнәрсәне миңа хәерле булган нәрсә белән алмаштыр.
Әгәр дә мөселман кешесе Аллаһ Тәгалә биргән ризыкка һәрвакытта да канәгать булса, ул Аңа иң күп шөкер итүчеләрдән булачак. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:
«Кыямәт көнендә сиңа зарар китерергә мөмкин булган бөтен нәрсәне дә калдыр, шулвакытта син кешеләр арасында Аллаһка иң күп гыйбадәт кылучылардан булырсың. Канәгать бул, кешеләр арасында иң күп шөкер итүчеләрдән булырсың. Үзеңә теләгән нәрсәне кешеләргә дә телә, шулвакытта мөэмин булырсың. Яныңда булган кешеләргә изгелек кыл, шулвакытта мөселман булырсың. Сирәгерәк көл, чөнки еш көлү йөрәкне үтерә» (Ибн Мәҗәһ).
Элекке вакытта шулай дип әйтә торган булганнар: «Бөтен фәкыйрьләрдә үле, бары тик канәгать булганнары гына тере».
Бишер әл-Хәәфии шулай дигән: «Канәгатьлек – патша һәм ул мөэминнең йөрәгендә генә яши».
Әбү Бәкер әл-Мәраги шулай ди: «Акыллы кеше бу дөнья эшләрен канәгатьлек хисе белән һәм киләчәктә эшләрмен әле дип алып бара, ахирәт эшләренә килсәк, ул аларны хирыслык белән һәм соңга калдырмыйча үти, ә дин эшләренә килсәк, ул аларны гыйлем һәм тырышлык белән алып бара».
Әбү Хәзим дигән кеше кулына симез ит кисәге күтәргән итче яныннан үтеп барганда бу кеше аңа: «Әй Әбү Хәзим, сатып ал бу итне», - дип әйтте. Әбү Хәзим аңа: «Минем акчам юк шул», - диде. Шуннан соң аңа бу сатучы: «Ал, мин сиңа аның бәясен түләүне кичектереп бирәм», - дип әйтте. Әбү Хәзим аңа: «Минем җаным сиңа караганда да нәфес теләген озакка кичектерә», - дип җавап бирде.
Кешеләр арасында шундый әйтем йөри: «Аллаһ Тәгалә биш нәрсәне биш нәрсә белән бәйләде: дәрәҗәле булуны Үзенә буйсыну белән, түбән дәрәҗәдә булуны гөнаһлар кылу белән, ихтирамга лаек булуны төнлә торып намаз уку белән, хикмәтле булуны ач карын белән, ә бай булуны канәгать булу белән».
Әгәр дә кешенең йөрәге канәгатьсезлек чире белән авырса, аңа түбәндәге гамәлләрне эшләү киңәш ителә:
- Дөньяның вакытлы булуы һәм үлемнең килүе турында ешрак уйлану;
Мөхәммәд (с.г.с) гафил булмас өчен үлем турында күбрәк уйланырга куша:
«Ләззәтләрне җимерүче үлемне күбрәк искә алыгыз» (Ибн Мәҗәһ, Тирмизи).
Үлем турында еш уйлану кешенедөнья тормышына алданып яшәмәскә өйрәтә, ул аңа кешенең кем булуына карамастан иртәме-соңмы кабергә күмеләчәген искә төшерә. Әгәр дә кеше вакыт-вакыт үзенең көннәрдән бер көнне үлүе турында уйланса, аның дөнья байлыгына исе китмәячәк. Чөнки үлем аның дөнья ләззәтләренә алданып яшәү теләген юкка чыгара.
Госман ибн Гаффән (р.г) кабер янына баскач сакалы юешләнгәнче елый торган булган. Аннан сораганнар: «Син җәннәтне һәм җәһәннәмне искә төшерсәң еламыйсың, ә каберне күргәч елыйсың?»Ул әйтте: «Кабер - ахирәтнең иң беренче урыны. Әгәр дә кеше аннан котылса, аннан соңгысы җиңел булачак, әгәр дә аннан котылмаса, аннан соңгы тормыш бик авыр булачак. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) шулай дип әйтте: «Мин нинди генә куркыныч күренешләр күрмәдем ки, илләдә мәгәр кабер аннан куркынычрак иде» (Тирмизи).
2.Тәкъдиргә кагылышлы аять-хәдисләрне ешрак уку;
Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:
«Ана карынындагы балага 120 көн булгач, Аллаһ Тәгалә аңа бер фәрештәне җибәрәчәк. Ул аңа дүрт нәрсәне язарга куша: ризыгын, гомерен, гамәлен, бәхетле яки бәхетсез булуын. Соңыннан аңа җан өрелә» (Бухари).
3.Ризык ул, кешенең акыллы, зирәк, тырыш булуына бәйле булмыйча, Аллаһтан икәнен аңлау.
Аллаһ Тәгалә әйтә:
«Әгәр дә Аллаһ кешеләргә Үзенең рәхмәтен ачса, беркем дә аны тоткарлый алмый. Әгәр дә ул аны туктатса, беркем дә аны Аннан соң җибәрә алмый» (Фәтыйр – 2).
Әлеге аятьтән аңлашылганча, Аллаһ Тәгалә кешеләргә ризыкны Үзе теләгән микъдарда гына бирә. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә теләмәсә, кеше максат итеп куйган байлыкка ирешә алмаячак, чөнки ризыкның күпме булуын Аллаһ Тәгалә кеше туганчы ук хәл итте инде.
Башка аятьтә Аллаһ Тәгалә шулай ди:
«Без (Аллаһ) дөньяда алар арасында яшәү чыганакларын (ризыкларын) бүлдек һәм берсе икенчесен (үз хәҗәтләрендә) файдалансын өчен аларның берләрен икенчеләреннән дәрәҗәләр ягыннан өстен кылдык. Синең Раббыңның рәхмәте алар җыйган нәрсәдән хәерлерәк» (Зухруф – 32).
Без яши торган дөньяда, тормыш Кыямәткәчә хәтле дәвам итсен өчен, Аллаһ Тәгалә кешеләрне байлык, сәламәтлек, көч-куәт ягыннан төрле дәрәҗәләргә бүлде. Шушы канун нигезендә кешеләрнең кайберләре җитәкче вазыйфасын башкаралар, ә кайберләре җитәкчеләргә буйсынып яшиләр. Аллаһ Тәгаләнең әлеге канунында бик зур хикмәт яшеренеп ята. Әгәр дә бөтен кешеләр бер дәрәҗәдә булса,алар бер-берсенүзләренең хәҗәтләрендә куллана алмаслар иде. Шул сәбәплеҗирдә тормыш туктап калган булыр иде.
4.Матди яктан түбәнрәк булган кешеләргә карап гыйбрәт алу.
Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:
«Үзегездән түбәнрәк булганнарга карагыз, ә үзегездән өстә булганнарга карамагыз, чөнки бу Аллаһның нигъмәтләрен түбәнсетмәс өчен яхшырак»(Мөслим).
Әгәр дә кеше матди яктан үзеннән түбәнрәк кешеләргә караса, аның күңеле тынычлана һәм ул Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итә башлый. Әгәр дә ул үзеннән өстенрәк кешеләргә караса, аның күңелендә Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләргә карата ризасызлык хисе туарга мөмкин.
Дата: 03.07.2015. Просмотров: 3775.
|