Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История "асхабу сабт"


Карашны гөнаһтан саклау.


Аллаһ Тәгалә кешегә бу дөньяда бик күп төрле нигъмәтләр бирде. Хәтта ул нигъмәтләрне санап бетереп булмый. Кеше ул нигъмәтләрне хәерле, яхшы максатларда да кулланала ала, шулай ук алар ярдәмендә гөнаһлы гамәлләрдә кылырга  мөмкин. Мисал өчен, кешенең күрә алу сәләте ул Аллаһның бер нигъмәте. Кеше күзләр ярдәмендә Аллаһның барлыгын һәм бөеклеген күрсәтүче әйберләрне карый ала, шулай ук алар ярдәмендә гөнаһта кыла ала. Шуңа күрәдә Аллаһ Тәгалә Коръәндә күзләрне дөрес юлда кулланырга кушкан. Ул кайбер карашларны гөнаһлы нәрсәләрдән сакларга куша. Аллах Тәгалә әйтә:

قُلْ لِلْمُؤْمِنِينَ يَغُضُّوا مِنْ أَبْصَارِهِمْ وَيَحْفَظُوا فُرُوجَهُمْ ذَلِكَ أَزْكَى لَهُمْ إِنَّ اللَّهَ خَبِيرٌ بِمَا يَصْنَعُونَ

"Әйт ышанучы ирләргә, үзләренең кайбер карашларын төшерсеннәр һәм гәүрат әгъзаларын сакаласыннар. Бу алар өчен күпкә чистарак. Чынлыкта Аллаһ алар эшләгән нәрсә турында белүче”. (Нур сүрәсе, 30 аят)

 Шулай ук Аллаһ Тәгаләнең бу әмере хатын – кызларга да кагыла:

وَقُلْ لِلْمُؤْمِنَاتِ يَغْضُضْنَ مِنْ أَبْصَارِهِنَّ وَيَحْفَظْنَ فُرُوجَهُنَّ وَلَا يُبْدِينَ زِينَتَهُنَّ إِلَّا مَا ظَهَرَ مِنْهَا

"Әйт ышанучы хатыннарга, алар үзләренең кайбер карашларны төшерсеннән һәм гаурәт әгъзаларын сакласыннар, күренгәннән  кала ( йөз һәм кул чугы) башка матурлыкларын күрсәтмәсеннәр”. (Нур сүрәсе, 31 аят)

Бу ике аят үз эченә чит хатыннарга,чит ирләргә, шәрә сүрәтләргә, телевизорда күрсәтелә торган фәхеш фильнарны карауны  ала.

 Әгәр дә кеше күзләрен гөнаһка караудан сакласа ул күңелен бозык, шәһвәтле уйлардан саклап калачак. Аллах Тәгалә бу турыда алда әйтелгән аяттә әйтте: "Бу алар өчен күпкә чистарак”. Ягни кешенең күңеле начар, гөнаһлы уйлардан чиста булып кала.

 Аллаһ Тәгалә бу аяттә беренче чиратта карашны, ә икенче чиратта гаурат әгъзаларын зинадан сакларга куша. Чөнки кешенең карашы белән гаурат әгъзалары арасында бәйләнеш бар. Кеше зинадан ягъни никахсыз җенси мөнсәбәткә керүдән үз – үзен саклап кала шул очракта, әгәр дә ул карашын гөнаһлы нәрсәләрдән сакласа. Адәм баласын иң беренче чиратта зина кылуга карашны чит хатыннардан сакламау этәрә. Шуңа күрә дә Мөхәммәдә (с.г.с) бер хәдистә кешедә булган күзгә, колакларга, кулга һәм аякларга зина гөнаһысының бер өлеше языл дип әйткән. Чөнки бу әгъзалар кешенең зина кылуына сәбәпче булып торалар. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

إن الله كتب على ابن آدم حظه من الزنى أدرك ذلك لا محالة فزنى العين النظر ، وزنى اللسان المنطق ، والنفس تمنى وتشتهي والفرج يصدق ذلك أو يكذبه” رواه البخاري

"Адәм баласына зинаның бер өлеше язылган ул аңа барыбер ирешәчәк. Күзләрнең зинасы – караш, телнең зинасы – сөйләм, колакларның зинасы – тыңлау, кулларның зинасы - тоту, аякларның зинасы - адымнар. Күңел тели һәм сорый, ә гәүрат әгъзасы моны раслый яки кире кага. (Муслим)

Икенче хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр карашны Иблиснең агулы угы дип әйтә:

إِنَّ النَّظْرَةَ سَهْمٌ مِنْ سِهَامِ إِبْلِيسَ مَسْمُومٌ، مَنْ تَرَكَهَا مَخَافَتِي أَبْدَلْتُهُ إِيمَانًا يَجِدُ حَلاوَتَهُ فِي قَلْبِهِ

 "Чынлыкта караш ул Иблиснең бер агулы угы. Кем дә кем аны Миннән куркып калдырса, аны Мин күңелендә сизелә торган бер рәхәтлек белән алыштырам” (Хәким).

Әгәр дә кеше күзен гөнаһлы нәрсәләргә караудан сакласа ул үзенең күңелен бозык, начар уйлардан саклый. Аллаһ Тәгалә күзләрен Аңарадан куркып ярым – шәрә хатыннарга караудан саклап калган кешегә күңелдә сизелә торган бер рәхәтлек бирә икән.

Кайбер вакытта кешенең карашы үзе теләмичә чит хатыннарга төшергә мөмкин. Мондый карашка гөнаһ язылмый. Мөхәммәд (с.г.с) Гали (р.г) шулай ди:

يا علي لا تتبع النظرة النظرة ، فإن الأولى لك وليست لك الآخرة

"Йә Гали, бер – бер артлы карама. Чынлыкта беренче караш ул синеке, ә икенчесе синеке түгел” (Әбү Давуд). 

Бу хәдиснең мәгънәсе шуннан гыйбарәт: Әгәр дә кешенең күзе чит хатын – кызга, капланмаган гаурат урыннарына төшсә аңа гөнаһ язылмый, әгәр дә инде ул икенче тапкыр гөнаһ булып саналучы нәрсәгә борылып яки күтәрелеп караса ул карашка гөнаһ языла.

Кайбер кешеләр үз – үзләрен Аллаһтан куркучы итеп күрсәтеп карашларын чит кешеләр янында гөнаһлы нәрсәләргә караудан саклаган булып кыланалар. Алар моны кешеләр арасында үзенең абруен, дәрәҗәсен саклап калу өчен генә эшли. Ләкин чынлыкта ул ике йөзле кеше гамәлен кыла. Аллаһ Тәгалә андый кешеләрнең күзләрне Коръәндә хыянәтче күзләр дип атый:

يَعْلَمُ خَائِنَةَ الْأَعْيُنِ وَمَا تُخْفِي الصُّدُورُ

"Ул (Аллаһ) күзләрнең хыянәчесен һәм күкрәкләр яшергән нәрсәне белә”. (Гафир сүрәсе, 19 аят)

Ибн Габбас исемле галим сәхәбә бу аятне шундый мәгнәдә аңлата: "Кешеләр арасында булган бер кеше хатын – кыз узып киткәч алар каршында үзенең дәраҗәсен һәм абруын саклау өчен карашын читләштергән була. Әгәр дә кешеләр аңа игтибар итмәсә, ул теге хатынга карый башлый. Әгәр дә кешеләр күрер дип курыкса ул янә карашын читләштергән була. Ләкин Аллаһ Тәгалә аның күңелендә нәрсә яшеренгәнен белде инде”.

Кеше карашын гөнаһ булып саналучы нәрсәләрдән сакласа Аллах Тәгалә аңа зирәклек сыйфаты бирә. Галимнәрнең кайберләре шулай дип әйтәләр: "Кем дә кем тышкы кыяфәтен Мөхәммәд (с.г.с) нең сөннәтенә ияреп камилләштерсә, күңеленнән Аллаһ Тәгаләнең Күзәтүче Зат икәнлеген онытмаса, карашын гөнаһлы нәрсәләрдән сакласа, нәфесен шәһвәт теләкләреннән тыйса һәм хәләл ризык кына ашаса, аның зирәклеге бер кайчанда ялгышмаячак”.

Шулай ук карашын гөнаһтан саклаган кешегә Аллах Тәгалә хәтерен яхшырта гыйлем алуны җиңеләйтә. Имам әш – Шәфигый бик тә хәтерле кеше була. Ул Корәннең бер битен ятлаганда күзе төшкән икенче битне дә исендә калдыра торган була. Көннәрдән бер көнне аның хәтере начарлана. Шуның буенча ул укытучы Вәкыйгкә зарлана. Бу турыда ул бер шигырь яза:

Мин Ваккыйгъка (укытучы исеме) хәтеремнең начарлануы турында зарландым.

(Киңәш итеп) ул миңа гөнаһлар кылмаска кушты.

Ул миңа әйтте: "Гыйлем ул нур, ә Аллаһның нуры гөнаһлы кешегә бирелми”.

Имам әш – Шәфигыйнең хәтеренең начарлануы урамда барган вакытта бер хатынның аяк табанын күрүенә бәйле була.

Кешенең карашын гөнаһлы нәрсәләрдән сакламавының төп сәбәбе Аллаһның газабыннан курыкмауга, шайтанның котортуына,  нәфес теләгенә ияреп ләззәт һәм рәхәтлек алу теләгенә бәйләнгән. Кеше чыннанда Аллаһның Кыямәт көнендә булачак газабыннан курка икән ул карашын гөнһлы нәрсәләрдән саклаячак.

Аллаһ Тәгалә карашларны хәерле нәрсәләрдә кулланып гөнаһлы нәрсәләргә караудан сакларга ярдәм итсен!

Дата: 04.02.2013. Просмотров: 2830.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует!».Его спросили: «Кто, о посланник Аллаха?». Он сказал: «Тот человек, сосед которого не находится в безопасности от его зла».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Курс арабского языка. Вводная, первая и вторая части





Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф