Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История птиц и Пророка Ибрахима часть2


Әманәтнең әһәмияте һәм төрләре.


Аллаһ Тәгалә Коръәндә әманәт төшенчәсе турында берничә урында әйтеп уза:

إِنَّ اللَّهَ يَأْمُرُكُمْ أَنْ تُؤَدُّوا الْأَمَانَاتِ إِلَى أَهْلِهَا وَإِذَا حَكَمْتُمْ بَيْنَ النَّاسِ أَنْ تَحْكُمُوا بِالْعَدْلِ إِنَّ اللَّهَ نِعِمَّا يَعِظُكُمْ بِهِ إِنَّ اللَّهَ كَانَ سَمِيعًا بَصِيرًا

"Дөреслектә Аллаһ сезгә әманәтләрне кешесенә кайтарырга, әгәр дә кешеләр арасында хөкем итсәгез гадел рәвештә хөкем итәргә әмер итә. Дөреслектә Аллаһ сезне нинди яхшы рәвештә вәгазли. Чынлыкта Аллаһ ишетүче күрүче Зат. (Нисә (хатыннар) 58)

والذين هم لأمانتهم وعهدهم راعون

"Алар әманәтләрен һәм килешүләрен үтәүчеләр. (Мәгариҗ – 32)

Әманәт – хыянәтнең капма-каршысы. Бу төшенчә үз эченә сакларга бирелгән әйберләрне һәм тапшырылган вазыйфаларны үз эченә ала.

Әманәт сүзе үз эченә бик күп нәрсәне кертә. Шуңа күрә ул Коръәндә күплек санда килгән. Бүгенге көндә җәмгыятьтә туучы бөтен проблемаларның башы әманәтнең юкка чыгуына, үтәмәвенә бәйле.  Дәүләттә эшсезләрнең саны артуы, гаиләләрнең таркалуы сату-алудагы алдалау, кеше милкенә кул сузу, табипның авыру кешегә тиешенчә дәва күрсәтмәве, ятим балаларның күбүюе әмәнәтнең юкка чыгуы аркасында. Менә бу бөтен проблемаларның нигезендә иман һәм дин яшеренеп ята. Әманәтнең юкка чыга әгәрдә иман һәм дин булмаса. Мөхәммәт (с.г.с) әйтә:

لا إيمان لمن لا أمانة له ، ولا دين لمن لا عهد له

Әманәте булмаган кешенең иманы юк (зәгыйф иманлы), ә килешүне үтәмәгән кешенең дине юк диде. (Әхмәд)

Әманәт ул бик күп төрле. Шуның иң зурысы ул:

1. Аллаһ биргән Ислам дине - әманәт

Бу дөньяда бөтен кешләр дә балигълыкка җиткәннән башлап үлем килгәнчегә хәтле Аллаһ йөкләгән вазыйфаларны үтәргә тиешләр. Коръәндә Аллаһ Тәгалә Ислам динендәге бөтен әмерләрне һәм тыюларны әманәт дип атады:

إِنَّا عَرَضْنَا ٱلاْمَانَةَ عَلَى ٱلسَّمَـٰوٰتِ وَٱلأرْضِ وَٱلْجِبَالِ فَأبَيْنَ أَن يَحْمِلْنَهَا وَأَشْفَقْنَ مِنْهَا وَحَمَلَهَا ٱلإِنْسَـٰنُ إِنَّهُ كَانَ ظَلُوماً جَهُول

"Без әманәтне (шәригать йөкләмәләрен) күкләргә, җиргә һәм тауларга (үз өстегезгә алыгыз дип) тәкъдип иттек, алар аны үз өсләренә алудан баш тарттылар һәм аннан курыктылар. Кеше аны үз өстенә алды. Дөреслектә ул Аллаһка каршы килеп үз-үзенә зыян китерүче,  амәнәтне үтәмәгән өчен җәзага тартылачагын белмәүче зат булды”. (Әхзәб – 72)

Бу аяттә тәфсир галимнәре әйтүенчә "әманәт” сүзе "шәригать йөкләмәләрен ягъни әмерләрне һәм тыюларны аңлата”. Аллаһ иң беренче кеше Адәмне Ислам дине вазыйфалары белән йөкләгәнче хәтле, аларны күкләргә, җиргә һәм тауларга тәкъдим итте. Галимнәр аңлатуынча Аллаһ Тәгалә бу вакытта аларга аңласыннар өче акыл һәм сөйләм сәлате бирде. Ләкин алар дин белән яшәүнең җаваплыгын күреп үз өсләренә шәригать йөкләмәләрен алудан баш тарттылар. Аллардан соң дин белән яшәү йөкләмәләрен Адәм алды.  

Аллаһ бөтен кешеләргә дә Ислам дине белән яшәргә кушты. Диндә төп ике төшенчә бар: эшлә һәм эшләмә. Аллаһның диндә тыюлар куюы кешенең хокукларны чикләү өчен түгел, ә киресенчә кешене яхшылыкка өйрәтү һәм яманлыктан тыю өчен булды.

2. Кешедә булган бөтен әгъзалар - әманәт.

Кешедә булган күз, колак, кул, аяк, тел алар бөтенесе дә әманәт булып санала. Аллаһ Тәгалә аларны хәерле нәрсәдә кулланырга кушты. Кеше аларны гомер буе изгелектә кулланып, гөнаһлы, начар гамәлләрдә эшләүңән сакланырга тиеш. Әгәр дә кеше аларны гөнаһлы гамәлләрдә кулланса Кыямәт көнендә алар кешегә каршы сөйлиячәкләр.

3.Балалар - әманәт.

Балалар алар Аллаһ Тәгаләнең бүләге. Алар кешегә бу дөньяда әманәт итеп бирелде. Шуңа күрә әти – әни баларга бик игътибарлы булырга тиеш. Аллаһ Тәгалә алар өстенә балаларга дөрес тәрбия бирүне, матди яктан тәэмин итү йөкләде. Бүгенге көндә баларның тәрбиясез, олыларны хөрмәт итмәүләре һәм тупас булып үсүләре әти – әнинең биргән әманәтне үтәмәүләре аркасында.

4. Эшкә лаеклы кешене кую әмәнәт һәм кушылган эшне башкару - әманәт.

Бер вакытны Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.с) янына бер кеше килеп Кыямәт көне турында сорады. Мөхәммәт пәйгамбәр әйтте: "Әгәрдә әманәт юкка чыкса Кыямәт көнен көт. Бу кеше: "Ә әманәтнең юкка чыгуы ничек була соң ул”, - дип яңадан сорады. Мөхәммәд (с.г.с әйтте: "Әгәрдә эш лаек булмаган кешегә тапшырылса Кыямәт көненең киләчәген көт”. (Бухари)

Һәр эшне һәм һөнәрне белемле, булдыра ала торган оста кеше башкарырга тиеш. Әгәр дә берәр эшкә лаексыз кешене билгеләсәләр бу әманәткә хыйнәт итү була. Аллаһ Тәгалә бу турыда Кыямәт көнендә кешеләрдән сораячак.

Бер вакытны Әбү Зәрр (р.г) Мөхәммәт пәйгамбәргә (с.г.с) гә шулай дип әйтте: Мине бер шәһәрнең җитәкчесе итеп куймыйсыңмы? Мөхәммәт (с.г.с) пәйгамбәр аның җилкәсенә кулы белән сугып: "Әй Әбү Зәрр! Чынлыкта син бу эшне булдыра алмыйсың. Ә бу эш ул әманәт. Кыямәт көнендә әманәтне тулысынча үтәүче кешеләрдән кала, аны үтәмәү түбәнчелек һәм үкенеч булачак”. (Муслим)

5. Эшне башкаручы кешегә хезмәт хакын вакытында түләү - әманәт.

Бу бигрәктә дәүләт җитәкчеләренә, эш белән тәэмин итүче кешеләргә кагыла. Ислам динендә кешенең хакы ул бик зур, хөрмәткә лаеклы нәрсә. Шуңа күрә яллап эшләтүчеләрне алдаларга, хезмәт хакларын бирмәү зур гөнаһ булып санала.Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) әйтә:

أَعْطُوا الْأَجِيرَ أَجْرَهُ ، قَبْلَ أَنْ يَجِفَّ عَرَقُهُ

"Яллап эшләтүче кешегә хакын (акчаны) тире кипкәнче үк бирегез. (Ибн Мәҗәһ)


6. Кеше әйткән серне саклау - әманәт

Әгәр дә бер кеше икенче кешегә үзенең сөрен сөйләсә, аны башкаларга әйтергә ярамый. Мөхәммәт (с.г.с) пәйгамбәр әйтә:

إذا حدث الرجل بحديث ثم التفت فهي أمانة

"Әгәрдә бер кеше нәрсәдер сөйләп, як ягына каранса - ул әманәт.(Бәйһәкый)

7.Сакларга калдырылган әйбер - әманәт.

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

أد الأمانة إلى من ائتمنك ، ولا تخن من خانك

манәтне биргән кешесенә кире кайтар һәм хыянәт иткән кешегә хыянәт итмә. (Әбү Давуд, Тирмизи)

Бер кеше икенче кешегә саклау өчен акча яки берәр җиһаз калдырырга мөмкин. Бу бирлегән әйберләр әманәт булып санала. Аны үз файдаңа  кулланырга, зыян китерергә ярамый.

Мөхәммәт пәйгамбәргә "әмиин” (ышанычлы) дигән исемне юкка  гына бирмәгәннәр. Чөнки ул сакларга бирелгән әйберне иясенә исән имин килеш кайтара торган булган.

Әгәр дә кешеләр үзләренә бирелгән әманәтне үтәсәләр җәмгыятьтә тәртип урнаш һәр кешеләрнең хокуклары үтәлә башлый. Аның үтәлүе нәтиҗәсендә кешеләр  бер – берсен ышана һәм хөрмәт итә башлыйлар. Әманәтне үтәүче кешедән Аллаһ Тәгалә  риза була һәм Үзе вәгъдә иткән җәннәтләргә кертә.

Дата: 04.02.2013. Просмотров: 3670.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«О, люди! Поистине, ваш Бог один и ваш отец один, поистине нет никакого преимущества для араба над неарабом или для неараба над арабом или для черного над красным или для красного над черным, кроме как по богобоязненности».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Молитвы первой необходимости





Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф