Аллаһ Тәгалә Коръәндә Рамазан аеның фазыйләте турында
шула ди:
شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنْزِلَ
فِيهِ الْقُرْآَنُ هُدًى لِلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ فَمَنْ
شَهِدَ مِنْكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ وَمَنْ كَانَ مَرِيضًا أَوْ عَلَى سَفَرٍ فَعِدَّةٌ
مِنْ أَيَّامٍ أُخَرَ يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلَا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ
وَلِتُكْمِلُوا الْعِدَّةَ وَلِتُكَبِّرُوا اللَّهَ عَلَى مَا هَدَاكُمْ وَلَعَلَّكُمْ
تَشْكُرُونَ
"Рамазан аенда кешеләргә туры юлны күрсәтүче, дөрес юлның
һәм аеручының ачык дәлилләре буларак Коръән иңдерелде. Сездән кем дә кем бу
айга җитсә - ул ураза тотсын. Әгәр дә кем дә кем авыру яки сәфәрдә булса шул ук
санда башка көннәрдә ураза тотсын. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, ә авырлык теләми.
Ул билгеле сандагы көннәрне ахырына хәтле җиткерүне һәм сезгә туры юлны
күрсәткәне өчен Аллаһны зурлавыгызны тели. Бәлки сез шөкер итәрсез”. (Сыер сүрәсе, 185 аят)
Аллаһ Тәгалә бөтен кешелеккә дөрес яшәү рәвешен күрсәтүче
һәм кеше тормышыда мөһим булган нәрсәләрне аңлатучы Коръәнне Рамазан аенда
иңдерде. Рамазан гарәп телендә "рамад” сүзеннән барлыкка килгән. Бу сүз "эссе”, "кызу” дигән мәгънәне белдерә.
Гарәпләр элекке вакытта айларга исемнәрне табигать күренешләренә карап куша
торган булганнар. Бу ай кояш бик нык кыздырган вакытка туры килгәнгә күрә аны
"Рамадан” (кыздыручы, кайнар) дип атаганнар.
Рамазан ае кешеләр өчен - ул рухи тәрбия, гыйлем алу,
Коръәнне уку һәм аның мәгънәләрен өйрәнү ае. Шуңа күрәдә кешеләр бу айда дини
гыйлемне алуга, Коръән китабын күбрәк укуга игътибар итәргә тиешләр.
Данлыклы Коръән блегече, Мөхәммәд (с.г.с) нең сәхәбәсе
Ибн Габбас әйтүенчә Коръән - Кәрим Рамазан аенда Кадер кичәсендә Ләүхуль –
Мәхфуздан (Бөтен мәгълүмат сакланган такта) тулысынча иң түбән каттагы күктә
урнашкан "Бәйтүл – гиззәгә” (Бөеклек йорты)
иңдерелә. "Бәйтүл – гиззә” – ул беренче кат күктә урнашкан Кәгъбә
шикелле бина. Фәрештәләр анда килеп намаз укыйлар һәм таваф кылалар. Аллаһ
Тәгалә шул бинага Коръәнне Рамазан аендагы Кадер кичәсендә тулысынча иңдерде.
Соңыннан Коръән - Кәрим Мөхәммәд (с.г.с) пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә аркылы 23
ел дәвамында төрле сәбәпләр һәм вакыйгаларга бәйләнеп җир йөзенә иңде.
Коръән – ул Аллаһ Тәгаләнең мәңгелек сүзе. Ул безнем
ышануыбыз буенча мәхлукъ ягъни барлыкка китерелгән түгел. Бары тик Коръәнне
укыганда һәм язганда кулланыла торган авазлар һәм хәрефләр генә мәхлукъ булып
саналалар. Гарәп телендә Коръән дигән сүз "укылган” дигән мәгънәне белдерә.
Аның шундый исем белән аталуы кешеләр Коръәнне гел укып торганга күрә булды.
Аллаһ Тәгалә Сыер сүрәсенең 185 аятендә Коръәнне
кешеләргә ни өчен иңдергәнлеген аңлата. Дөреслектә Аллаһ Тәгалә Коръәнне
кешеләргә дөрес тормыш рәвешен алып барсыннар һәм яхшылык белән начарлыкны аера
белсеннәр өчен иңдерде. Чынлыкта кешегә бу дөньяда яхшылык белән яманлыкны аеру
өчен бер акыл гына җитми. Чөнки кешенең акылы чикле. Ул бөтен нәрсәне дә белеп бетерә алмый. Кайбер
вакытта ялгыша һәм хаталар җибәрә. Мисал буларак күз яхшы күрсен өчен яктылык
кирәк. Кеше нихәтле яхшы күрсә дә яктылык булмаса бер нәрсә дә күрә алмый.
Шуның шикелле кеше нихәтле акыллы булмасын ул акылы ярдәме белән генә яхшылык
белән начарлыкны аерып бетерә алмый. Кешенең акылына да яктылык һәм юл
күрсәтүче кирәк. Аның акылына яктылык һәм туры юл булып Аллаһ Тәгаләнең китабы
Коръән тора.
Коръәннең кеше тормышында зур әһәмияткә ия булганлыгын
бер мисал белән аңлатып була. Бу дөньяда һәр җиһазның "инструкция по
эксплуатацию” дигән китабы бар. Әгәр дә кеше машина, теливизор яки компьютер
сатып алса ул иң беренче чиратта шул китапны укый. Чөнки җиһаз кыйбатлы, әгәр дә
кеше аны болай гына кулланса аны ватарга, эштән чыгарырга мөмкин. Шуның кебек
үк кешедә Аллаһ Тәгалә каршында "бик кыйбатлы җиһаз” булып санала. Аңа да
шундый ук китап кирәк. Әгәр дә ул бу дөньяда бары тик нәфес теләкләренә генә
ияреп яшәсә, бу дөньяда да һәм ахыйраттәдә бәхетсез булачак. Шуңа күрә дә Аллаһ
Тәгалә кешеләргә тормышларын тәртипкә салучы, төрле авыр мәсьәләләрне дөрес һәм
җиңел хәл итү өчен кешеләргә Коръәнне бирде.
Аятнең дәвамында Аллаһ Тәгалә Рамазан аенда сәламәт,
акыллы, балигълык яшенә җиткән, сәфәрдә булмаган барча мөселманнарга 30 көн
ураза тотарга куша. Ураза гарәп телендә "саум” яки "сыям” дип атала. Бу сүз
гарәп телендә нәрсәдән дә булса тыелып торуны аңлата. Дини термин буларак ураза
(саум) – ул гыйбәдәт кылу нияте белән таң атканнан башлап кояш баеганчыга хәтле
ашау – эчүдән, якынлык кылудан тыелып торуны белдерә. Ураза - ул Ислам диненең биш баганасының берсе.
Шуңа күрә ул биш вакыт намаз кебек фарыз ягъни үтәлергә тиешле гыйбәдәт булып санала.
Әгәр кем дә кем бер нинди сәбәпсез уразаны тотмаса ул кешегә зур гөнаһ языла.
Кеше уразаны дөрес ният белән тотарга тиеш. Кешеләрнең кайберләре уразаны
ябыгу өчен яки авырулардан сәламәтләнү өчен тота. Чынлыкта мондый ният белән
тотылган ураза Аллаһ кабул итми. Чөнки кеше бу очракта уразаны Аллаһ ризалыгы
өчен түгел, ә нинди дер дөняви файдалар өчен тотты. Ихласлы кеше уразаны
Аллаһның әмерен үтим һәм Аның ризалыгына ирешәм дигән ният белән тотарга тиеш.
Шулай ук кешеләрнең күбесе ураза тотуның асыл мәгънәсен
аңламыйлар. Алар фикеренчә ураза - ул
ашадан һәм эчүдән генә тыелып тору. Ләкин ураза ул ашау – эчудән генә
тыелмыйча, бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелудан гыйбарәт. Рамазан аенда кешенең
бөтен әгзаларыда ураза тотарга тиешле. Теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да.
Шуңа күрә ураза да ашау – эчүдән генә тыелып
гайбәттән, ялган сөйләүдән, сүгенүдән, кеше рәнҗетүдән һәм әрләшүдән
тыелмаган кеше көне буе ач торучы гына булып санала. Аллаһ Тәгалә аңа бер нинди
дә әҗер - савап бирми. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) әйтә:
من لم يدع قول الزور والعمل به فليس لله حاجة في أن يدع
طعامه وشرابه
"Кем дә кем ураза вакытында ялганны һәм аның буенча гамәл
кылуны калдырмаса, Аллаһ аның ашау – эчүдән тыелып торуына мохтаҗ түгел”.(Бухари)
Чынлыкта Аллаһ Тәгалә кешеләргә ураза тотуны авырлык
тудыру өчен йөкләмәде. Аллаһ Тәгалә ураза аркылы кешеләрнең җаннарын һәм
тәннәрен тәрбияли, аларга башка айларда бирелмәгән әҗер – савапларны бирә.
Аллаһ Тәгалә Рәхимле һәм хикмәт Иясе шуңа күрә дә Ул ураза тотудан авыру
кешеләрне һәм сәфәрдә булган кешеләрне азат итте. Галимнәр аңлатуынча әгәр дә
кеше таң атканчы 89 км озынлыкта булган юлга чыкса ураза тотмый ала. Ләкин Әбү
Хәнифә мәзһәбендә әгәр дә юл авыр булмаса ураза тоту хәерлерәк.
Кеше авыру яки сәфәрдә булу сәбәпле уразасын калдырса,
сәламәтләнгәч һәм сәфәрдән кайткач
уразаны тотып бетерергә тиеш була.
Аллаһ Тәгалә уразаны дөрес ният белән асыл мәгнәсен аңлап
тотарга ярдәм итсен һәм тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылсын!
Алмаз хәзрәт Сафин, "Өметлеләр” мәчетенең имам – хатыйбы.
Дата: 04.02.2013. Просмотров: 3270.