Новые лекции
Мультфильмы
|
 |
 |
 |
Тәкъва кешенең сыйфатлары
Раббыгызның гафу итүенә һәм киңлеге күкләр һәм җир шикелле булган җәннәткә ашыгыгыз. Ул (җәннәт Аллаһның газабыннан) сакланучы (тәкъва) кешеләргә әзерләнеп куелды. Алар рәхәт вакытта да һәм зарар килгән вакытта да байлыкларын сарыф итәләр, ачуларын тоталар, кешеләрне гафу итәләр. Аллаһ изгелек кылучыларны ярата. Әгәр дә алар бик бозык гамәл (фәхеш) эшләсәләр яки үзләренә карата гаделсезлек кылсалар, Аллаһны искә төшерәләр һәм Аннан гөнаһларын гафу итүне сорыйлар. Аллаһтан башка гөнаһларны кем гафу итә ала? Һәм алар үзләренең эшләгән нәрсәләрен (гөнаһларын) белә торып бер туктаусыз кылмадылар. Аларның бүләге Раббыларыннан гафу итү һәм асларыннан елгалар агучы (җәннәт) бакчалары (булачак). Алар анда мәңге калачаклар. Нинди яхшы ул - гамәл кылучыларның бүләге. (Әли Гимран – 133 – 136)
Гарәп телендә "җәннәт” дигән сүз "җәннә” ягъни "яшерен, күзгә күренмәүче” дигән фигыльдән барлыкка килә. Гарәпләр Коръән иңгәнчегә хәтле "җәннәт” дигән сүзне агачлар белән әйләндерелеп алынган зур бакчага карата кулланалар. Коръән иңә башлагач "җәннәт” сүзе Кыямәт көнендә тәкъва кешеләр яшиячәк нигъмәт һәм ләззәт урыны дигән мәгънәне аңлата башлый.
Аллаһ Тәгалә бу аяттә җәннәтнең зурлыгын кешеләргә күрсәтү өчен "аның киңлеге күкләр һәм җир шикелле” дип әйтә. Аяттән аңлашылганча, әгәр дә аның киңлеге күкләр һәм җир хәтле булса буе бөтенләй әйтеп бетергесез зур булып чыга.
Имам Әхмәд "Мүснәд” исемле китабында: "Византия ипмераторы Иракли Мөхәммәд (с.г.с) гә: "Дөреслектә син (кешеләрне) киңлеге күкләрнеке һәм җирнеке шикелле булган җәннәткә чакырасың. Ул вакытта җәһәннәм кайда буласың?, - дип хат яза. Аңа карата Мөхәммәд (с.г.с): "Сүбехәнәллаһ (Аллаһ бөтен кимчелекләрдән пакъ)! Әгәр дә көн килсә төн кайда була соң?”, - дип җавап бирә.
Җәннәт ул бик кыйммәтле урын. Шуңа күрә аңа ирешү өчен кеше гомере буе Аллаһка гыйбәдәт кылырга һәм Коръәндә әйтелгән аятләр белән яшәргә тиеш. Аллаһ Тәгалә бу аятләрдә: "Ул (җәннәт Аллаһның газабыннан) сакланучы (тәкъва) кешеләргә әзерләнеп куелды”, - дип әйтә. Аяттән аңлашылганча җәннәткә бары тик тәкъва – үзе белән җәһәннәм газабы арасында Аллаһның әмерләрен үтәп һәм гөнаһлардан тыелып, киртә куючы кешеләр генә керә. Шул сәбәпле җәннәткә керергә теләүче һәр кешедә тәквалык ягни җәһәннәм газабыннан саклаучы сыйфатларны өйрәнергә һәм шулар нигезендә гамәл кылырга тиеш. Әгәр дә без игътибар белән Әли Гимран сүрәсенең 134 – 135 аятләрен укысак, тәкъва кешенең кайбер сыйфатларын күрә алабыз. Аллаһ Тәгалә әйтә:
1.Алар рәхәт вакытта да һәм зарар килгән вакытта да байлыкларын сарыф итәләр.
Бу кешеләр нинди хәлдә булуларында карамастан байлыкларының бер өлешен Аллаһ юлында тоталар. Аллаһка буйсынырга аларга бер нәрсәдә комачауламый. Бу аяттә даимилекне күрсәтү өчен "алар сарыф итәләр” дип хәзерге заман фигыле кулланыла. Шулай булгач алар бу гамәлне бер тапкыр эшләделәр дә шуның белән туктадылар түгел, ә һәр вакытта да үзләренең байлыкларын Аллаһның ризалыгын өмет итеп, мохтаҗ кешеләргә һәм кирәкле урыннарга бирәләр. Әгәр дә кеше уйлый икән байлыкны сарыф итү аны киметә дип, Аллаһ Тәгалә моның киресен әйтә:
وَمَا أَنْفَقْتُمْ مِنْ شَيْءٍ فَهُوَ يُخْلِفُهُ
Нәрсәне генә сез сарыф итмәсәгез дә,Ул (Аллаһ) аны кире кайтара. (Сәбә – 39)
Шулай булгач байлыктан сәдака бирү аны әзәйми дә һәм юкка да чыкмый. Киресенчә Аллаһ Тәгалә ул кешенең байлыгына бәракәт бирә, юкка чыгудан саклый.
Мөхәммәд (с.г.с) бу гамәлнең бик мөһим икәнлеген күрсәтеп:
اتّقوا النّار ولو بشقّ تمرة
"Җәһәннәм утыннан ярты хөрмә җимешен биреп булса да сакланыгыз”, - дип әйтә. (Бухари, Муслим)
2.Ачуларын тоталар.
Ачу килү ул табигый хәләт, ләкин Ислам дине аны тышка чыгармыйча тыеп калырга куша.Әгәр дә тәкъва кешеләрнең нәрсәгә дә булса ачулары килсә, алар ачуга бирелеп нәрсәдер эшләмиләр, үзләрен кулда тоталар һәм аны күңелләрендә калдылралар.
Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:
ليس الشديد بالصّرعة، لكن الشديد الذي يملك نفسه عند الغضب
"Көрәшә белүе белән кеше көчле түгел, ә ачу вакытында үз – үзен кулда тотучы кеше көчле”. (Бухари, Муслим)
Әгәр дә кеше ачуы чыккач үз – үзен кулда тотып калмаса акылсыз эшләр эшләргә, үзенә һәм башкаларга зыян китеререгә мөмкин. Шуңа күрә Мөхәммәд (с.г.с) шундый ачуны басу өчен шундый киңәш бирә:
إن الغضب من الشيطان، وإن الشيطان خلق من النار، وإنما تطفأ النار بالماء، فإذا غضب أحدكم فليتوضأ
"Дөреслектә ачулану шайтаннан, ә шайтан уттан барлыкка яратылды. Ут бары тик су белән генә сүндерелә. Әгәр дә сезнең берегез ачулана башласа тәһарәт алсын”. (Әхмәд, Әбү Давуд)
3.Кешеләрне гафу итәләр.
Ислам динендә кешеләрне гафу итә белү дә тәкъвалыкның бер сыйфаты булып тора. Бу аяттә "кешеләрне гафу итәләр” дигән җөмлә "үзләренә зыян китергән кешеләрдән үч алу мөмкинлеге була торып аларны гафу итәләр”, - дигән мәгънәне аңлата. Аллаһның илчесе (с.г.с) гафу итүнең фазыйләте турында шулай дип әйтә:
ويعط من حرمه، ويصل من قطعهمن سرّه أن يشرف له البنيان، وترفع له الدّرجات، فليعف عمن ظلمه
"Кем дә кем үзенә йорт төзелүне һәм дәрәҗәсе күтәрелүне теләсә, үзенә начарлык кылган кешене гафу итсен, (сораган әйберен) бирмәгән кешегә (ул сорап килгәч) бирсен һәм араны өзгән кеше белән аралашсын”. (Хәким)
Ибн Гәббәс әйтә: "Аллаһның илчесе:
إذا كان يوم القيامة نادى مناد يقول: أين العافون عن الناس؟ هلموا إلى ربّكم، وخذوا أجوركم، وحقّ على كلّ امرئ مسلم إذا عفا أن يدخل الجنة
"Кыямәт көне җиткәч чакыручы (фәрештә) әйтәчәк: "Кайда кешеләрне гафу итүчеләр? Килегез Үзегезнең Раббыгызга һәм үзегезнең бүләкләрегезне алыгыз. Гафу итүче һәр мөселман кешегә җәннәткә керү тиеш булды”, - дип әйтте.
Икенче бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтә:
مَا نَقَصَتْ صَدَقَةٌ مِنْ مَالٍ ، وَمَا زَادَ اللهُ رَجُلاً بِعَفْوٍ إِلاَّ عِزًّا ، وَمَا تَوَاضَعَ أَحَدٌ ِللهِ إِلاَّ رَفَعَهُ اللهُ ، عَزَّ وَجَلَّ.
"Садәка байлыкны киметми, гафу итү белән Аллаһ кешенең абруен гына күтәрә. Аллаһ өчен түбәнчелек күрсәткән кешене Аллаһ дәрәҗәсен күтәрә генә”. (Әхмәд)
Әл – Бәйһәкый китерә: "Бер вакытны әл – Хүсәйн ибн Гәлигә тәһарәт алганда бер кол хатын аңа комган белән су салып тора иде. Шул вакытта аның кулыннан комганы төшеп китеп хуҗасының башын җәрахәтләде. Хуҗасы (әрләү нияте белән) башы күтәргәч ул: "Дөреслектә Аллаһ: "Тәкъва кешеләр алар ачуларын тоталар”, - дип әйтә”. Хуҗасы аңа: "Мин ачуымны тоттым”, - диде. Шуннан соң кол хатын: "Тәкъва кешеләр алар башкаларны гафу итәләр”, - дип әйтте. Моңа каршы Гәли ибн Хусәйн: "Мин сине гафу иттеп”, - диде. Бу кол хатын: "Дөреслектә Аллаһ изгелек кылучыларны ярата”, - диде. Шуннан соң Гәли ибн Хусәйн: "Дөреслектә син Аллаһ ризалыгын өчен азат ителдең. Шуңа күрә син китә аласың”, - дип аны ирккә җибәрде.
4.Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорыйлар.
Гөнаһ кылганнан соң үкенеп тәүбә итү, Аллаһтан кичерүне сорау да тәкъва кешенең бер сыйфаты булып тора. Аллаһ Тәгалә Гимран сүрәсенең дәвамында әйтә:
"Әгәр дә алар бик бозык гамәл (фәхеш) эшләсәләр яки үзләренә карата гаделсезлек кылсалар, Аллаһны искә төшерәләр һәм Аннан гөнаһларын гафу итүне сорыйлар. Аллаһтан башка гөнаһларны кем гафу итә ала? Һәм алар үзләренең эшләгән нәрсәләрен (гөнаһларын) белә торып бер туктаусыз кылмадылар”.
Гарәп телендә зарары башка кешеләргә дә тия торган гөнаһка "әл – фәхишә” дип әйтәләр. Моңа зина кылу, караклык, кеше үтерү, риба белән шөгылләнү, гайбәт сөйлә кебек гөнаһлар керә. Ә "үзеңә карата гаделсезлек кылу” - ул кешенең үзенә генә зарар китерә торган гөнаһ кылуны аңлата. Мәсәлән, аракы эчү, тәмәке тарту, сүгенү, хәрам ризык ашау кебек гөнаһлар.
Бу дөньяда бөтен кешедә гөнаһ кыла. Аларның кайберләре гөнаһларны даими рәвештә кылалар, ә кайберләре вакыт – вакыт нәфес теләгенә ияреп гөнаһлы гамәлләр эшлиләр. Аллаһ Тәгалә бу аяттә тәкъва кешеләрне сыйфатлаганда "һәм алар үзләренең эшләгән нәрсәләрен (гөнаһларын) белә торып бер туктаусыз кылмадылар”, - дип әйтә. Тәкъва кешеләр башкалардан аермалы буларак гөнаһ кылганлыкларын таныйлар һәм ул гөнаһларны бер туктамыйча даими рәвештә кылмыйлар. Әгәр дә алар нәфес теләгенә бирелеп гөнаһ кылсалар шул ук минутта Аллаһ Тәгаләдән кылган гөнаһлары өчен гафу сорыйлар һәм тәүбә итәләр.
Аллаһ Тәгаләнең "Гафур” – гөнаһларны гафу итүче дигән исеме бар. Шуңа күрә гөнаһ кылган кеше бер кайчанда Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзмәскә тиеш. Аллаһ Тәгалә гөнаһ кылып үкенеп йөргән кешеләрне юатып шулай дип әйтә:
وَمَنْ يَعْمَلْ سُوءاً أَوْ يَظْلِمْ نَفْسَهُ، ثُمَّ يَسْتَغْفِرِ اللَّهَ، يَجِدِ اللَّهَ غَفُوراً رَحِيماً
"Кем дә кем начарлык эшлсә яки үзеңә карата гаделсезлек кылса соңыннан Аллаһтан гафу итүне сораса, ул Аллаһны Гафу итүче, Рәхимле итеп табар”. (Нисә – 110)
Мөхәммәд (с.г.с) гөнаһ кылган кешегә Аллаһ Тәгалә аны гафу итсен өчен шундый киңәш бирә:
"Әгәр дә кеше гөнаһ кылганнан соң тәһарәт алып ике рәкагәт намаз укыса соңыннан Аллаһтан кылган гөнаһысы өчен гафу сораса, Ул аны гафу итә. Соңыннан Мөхәммәд (с.г.с) бу аятне укыды: "Әгәр дә алар бик бозык гамәл (фәхеш) эшләсәләр яки үзләренә карата гаделсезлек кылсалар, Аллаһны искә төшерәләр һәм Аннан гөнаһларын гафу итүне сорыйлар”.(Әбү Давуд)
Башка бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) гөнаһ кылган кешеләрнең күңелләрен сөендереп шулай дип әйтә:
والذي نفسي بيده لو لم تذنبوا، لذهب الله بكم، ولجاء بقوم يذنبون ويستغفرون، فيغفر لهم
"Җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәмен ки, әгәр дә сез гөнаһ эшләмәсәгез, Аллаһ сезне юкка чыгарып, башка бер халыкны алып киләчәк, алар кылган гөнаһлары өчен гафу сораячаклар һәм Ул аларны гафу итәчәк”. (Муслим)
Кайбер кешеләр бу хәдисне укып "гөнаһ кылып яшәргә кирәк икән”, - дип аңларга мөмкин. Ләкин бу хәдис гөнаһ кылырга теләүче бер кешегә дә гөнаһ кылуны рөхсәт итми. Шуңа күрә аны сүзгә – сүз аңларга ярамый. Галимнәр әлеге хәдисне: "Мөхәммәд (с.г.с) Аллаһ Тәгаләнең гафу итүче Зат икәнлеген күрсәтү өчен һәм гөнаһ кылган кешеләр төшенкелеккә бирелмәсеннән, ә Аллаһтан гафу сорасыннар өчен әйткән”, - дип аңлаталар.
Кайбер кешеләр теле белән "әстәгъфируллаһ – Аллаһтан гафу сорыйм”, - дип әйтә, ә күңеле белән шушы ук гөнаһны тагын бер кат эшләргә тели. Әгәр дә кеше теле белән "әстәгъфируллаһ”, - дип әйтеп, күңеле белән шушы гөнаһны кылырга теләсә, аның гафу соравы икенче тапкыр "әстәгъфируллаһ” дип әйтеп Аллаһтан гафу сорауга мохтаҗ була.
Бу аятьләрдән соң Аллаһ Тәгалә Кыямәт көнендә тәкъва кешеләр керәчәк җәннәт бакчаларын сыйфатлый:
"Аларның бүләге Раббыларыннан гафу итү һәм асларыннан елгалар агучы (җәннәт) бакчалары (булачак). Алар анда мәңге калачаклар. Нинди яхшы ул - гамәл кылучыларның бүләге”.
Бу аяттә "Аларның бүләге " дигән гыйбәрә ул алда санап узылган югары әхләкый сыйфатларга ия булган кешеләргә әйләнеп кайта. Шулай булгач җәннәткә керү өчен һәр кешедә рәхәт вакытта да һәм зарар килгән вакытта да байлыгының бер өлешен сарыф итәргә, ачуын тоталар, үзенә зыян китергән кешеләрне гафу итәргә һәм Аллаһтан кылган гөнаһлары өчен гафу итүне сорарга тиеш. Шул вакытта гына ул Аллаһ каршында тәква кеше була һәм җәннәткә керә.
Бер кудси хәдистә (Аллаһ Тәгалә үзе исеменнән әйтеләгән хәдис) Мөхәммәд (с.г.с әйтә: Аллаһ Тәгалә шулай дип әйтә:
أعددت لعبادي الصالحين ما لا عين رأت، ولا أذن سمعت، ولا خطر على قلب بشر
"Мин үземнем изге гамәл кылучы колларыма күз күрмәгән, колак ишетмәгән һәм мөселманның күңеленә дә килмәгән нигмәтләрне әзерләдем”. (Тирмизи)
Аллаһ Тәгалә башка аяттә әйтә:
فَلا تَعْلَمُ نَفْسٌ مَا أُخْفِيَ لَهُمْ مِنْ قُرَّةِ أَعْيُنٍ جَزَاءً بِمَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
"Бер җан иясе дә аларга кылган гамәлләре өчен бүләк рәвешендә яшеренеп куелган күңелләрне шатландыручы нәрсәне белми” (Cәҗдә – 17)
Икенче бер хәдистә Мөхәмәмд (с.г.с) шулай дип әйтә:
إن الجنة مائةُ درجة ما بين كل درجتين كما بين السماء والأرض
"Җәннәт ул йөз дәрәҗәдән тора. Һәр ике дәрәҗә арасы күк белән җир арасы кебек аерма”. (Бухари)
Аллаһ Тәгалә алда әйтелгән аятләр белән гамәл кылып, Кыямәт көнендә барчабызныда Фирдәвес җәннәтләренә кертсен! Әмин!
Дата: 28.09.2013. Просмотров: 3388.
|
 |
 |
 |
Хадис
 Пророк Мухаммад
сказал:
«Поистине, религия эта легка, но если кто-нибудь начинает бороться с ней, она неизменно побеждает его(попытки делать нечто непосильное для себя, всегда приводят к нежелательным последствиям)».
Наставление имама
А вы уже читали эту книгу?
|