Ислам динендә "тәкъва" сүзе Аллаһның газабыннан
саклану мәгънәсен аңлата. Кеше Аллаһның барлыгына һәм Берлегенә ышанганнан соң
Аның газабыннан саклый торган гамәлләр кылырга ягъни тәкъва булырга тиеш. Кеше Аллаһ
кушкан гамәлләрне эшләп һәм хәрам кылган гамәлләрдән тыелып яшәсә тәкъва кеше
була. Аллах Тәгалә кешеләргә Коръән - Кәримдә һәр эштә дә тәкъва булырга куша:
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آَمَنُوا اتَّقُوا اللَّهَ حَقَّ تُقَاتِهِ
وَلَا تَمُوتُنَّ إِلَّا وَأَنْتُمْ مُسْلِمُونَ
"Әй иман китергән кешеләр! Аллаһның газабыннан чын
саклану белән сакланыгыз (ягъни тәкъва булыгыз)!" ( Әли Гимран – 102)
Ибн Мәсгүд )р.г) исемле сәхәбә бу аятен шулай аңлата:
"Аллаһның газабыннан саклану (тәкъва булу) - ул
Аллаһка буйсыну һәм аның әмеренә каршы килмәү, Аны һәр вакытта да истә тоту һәм
онытмау, Аңа шөкер итү һәм Аның нигъмәтләрен инкар итмәү".
Аллаһ кешенең матурлыгына, байлыгына һәм дәрәҗәсенә
игътибар итми. Аның каршында иң хөрмәтле кеше - ул тәкъва кеше. Аллаһ Тәгалә
әйтә:
إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِنْدَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ إِنَّ اللَّهَ
عَلِيمٌ خَبِيرٌ
"Аллаһ каршында сезнең иң хөрмәтлегез – ул иң тәкъва
булучыгыз". (Бүлмәләр –
13)
Кешенең Аллаһның газабыннан саклануы ягъни тәкъва булуы
түбәндәге нәрсәләрдә күренә:
1. Аллаһның кушкан гамәлләрне үтәүдә. Ул биш вакыт намаз
укый, Рамазан аенда ураза тота, байлыгы булса зәкәт түли, әти – әнисенә,
хатынына, балаларына карата игелек кыла һәм алар белән яхшы мөнәсәбәттә була.
2.Аның сөйләмендә. Тәкъва кеше үзенең телен сүгенүдән,
ялган сөләүдән, гайбәттән, кешеләрне кимсетү, мыскыл итүдән һәм файдасыз буш
сүз сөйләүдән саклый. Аның теле яки файдалы сүз сөйли, яки дәшми тора.
3.Аның ашаган ризыгында. Тәкъва кеше бары тик хәләл ризык
кына ашый һәм хәләл эчемлекләр генә эчә. Аның карынына шикле, хәрам ризыклар
керми.
4.Аның карашында. Тәкъва кеше урамдагы, газет –
журналлардагы һәм телевизордагы ярым -
шәрә хатыннарга карамый. Әгәр дә ул аларны күрсә, карашын алардан бора.
5.Аның кулында. Тәкъва кеше башкаларга сукмый, гөнаһлы
нәрсәләргә кулын сузмый, ә бары тик рөхсәт ителгән, файдалы һәм саваплы
гамәлләр генә кыла.
6.Аның күңелендә. Тәкъва кеше башка кешеләргә карата
көнчелек, күрә алмау хисе сакламый һәм аларның кайгы хәсрәтләренә дә шатланмый.
7.Аны ниятендә. Тәкъва кешенең нияте һәр вакытта да
ихласлыкка корылган. Ул бер эшне дә мактасыннар яки җәмгыяттә бер дәраҗә яулау өчен
эшләми. Ул һәр гамәлне Аллаһның ризалыгын һәм Аны җәннәтен өмет итеп кыла.
Әгәр дә кеше түбәндәге сыйфатларга ия булса, ул Аллаһның
газабыннан сакланучы – тәкъва кеше дип атала.
Кеше һәр эштә Аллаһ газабыннан сакланып яшәсә ягни тәкъва
булса, түбәндәге нәрсәләргә ирешә:
1. Аллаһ Тәгалә ул кешене ярата башлый. Аллаһ Тәгалә
әйтә:
"Чынлыкта
Аллаһ Тәгалә Үзенең газабыннан сакланучы – тәкъва кешеләрне ярата. (Әли –
Гимран – 76)
2. Тәкъва кеше
Аллаһның рәхмәтенә ирешә. Аллаһ Тәгалә әйтә:
وَهَذَا كِتَابٌ أَنْزَلْنَاهُ مُبَارَكٌ فَاتَّبِعُوهُ وَاتَّقُوا
لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ
Бу иңдергән бәракәтле китап (Коръән). Аңа иярегез һәм
тәква булыгыз. Бәлки сезгә Аллаһ рәхимле булыр". ( әл –Әнгәм -155)
Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә рахимлелеге бик күп нәрсәләрне
үз эченә ала. Аның рәхимлелеге матди нәрсәләрдә дә һәм мәгънәви нәрсәләрдә дә
күренә. Мәсәлән, балаларның тәрбияле, тормышның һәм күңелнең тыныч булуы, авырулардан,
кайгылардан имин булу, Кыямәт көнендә җәннәткә керү Аллаһның кешегә карата
рәхимле булуына мисал булып торалар.
3. Аллаһ Тәгалә тәкъва кешегә тормышның һәр ситуациясенә
дөрес бәя бирә торган сыйфат бирә. Аллаһ Тәгалә әйтә:
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آَمَنُوا إِنْ تَتَّقُوا اللَّهَ يَجْعَلْ
لَكُمْ فُرْقَانًا
"Әй иман китергән кешеләр! Әгәр дә сез Аллаһның
газабыннан саклансагыз, Ул сезгә аера торган сыйфат бирә....". (әл -Әнфәл – 29)
Аера торган
сыйфатка ия булган кеше һәр вакытта да яхшылык белән начарлыкны аера, ялган
белән дөреслекне аңлый һәм тормышның һәр ситуациясенә дөрес бәя бирә.
4.Аллаһ Тәгалә тәкъва кешегә бәракәт бирә:
وَلَوْ أَنَّ أَهْلَ الْقُرَى آَمَنُوا وَاتَّقَوْا لَفَتَحْنَا
عَلَيْهِمْ بَرَكَاتٍ مِنَ السَّمَاءِ وَالْأَرْضِ
"Әгәр дә авыл (шәһәр) кешеләре иман китереп тәкъва
булсалар, Без аларга күк тән һәм җирдән бәракәт ишекләрен ачыр идек". (әл - Әграф – 96)
5.Аллаһ тәкъва кешегә һәр авырлыклардан чыгу юлын күрсәтә
һәм һәр эшен җиңел кыла:
وَمَنْ يَتَّقِ اللَّهَ يَجْعَلْ لَهُ مَخْرَجًا
"Кем дә кем Аллаһның газабыннан сакланса, Аллаһ аңа
авырлыктан чыгу юлын күрсәтә". (Талак – 2)
وَمَنْ يَتَّقِ اللَّهَ يَجْعَلْ لَهُ مِنْ أَمْرِهِ يُسْرًا
"Кем дә кем Аллаһның газабыннан сакланса, Аллаһ аңа
эшендә җиңеллек бирә". (Талак - 4)
Вакыт – вакыт кеше чишеп булмаслык авырлыкларга очрый,
берәр эш башласа башкарып чыга алмам дип уйлый, әгәр дә кеше тәкъва булган
булса Аллаһ Тәгалә аңа ярдәм итә.
6.Тәкъва кешегә Аллаһ Тәгалә гыйлем алуны җиңеләйтә:
وَاتَّقُوا اللَّهَ وَيُعَلِّمُكُمُ اللَّهُ وَاللَّهُ بِكُلِّ
شَيْءٍ عَلِيمٌ
"Аллаһның газабыннан сакланыгыз, Аллаһ бит сезне
өйрәтә. Аллаһ бөтен нәрсәне Белүче". (әл - Бәкара – 282)
Кеше нәрсәне дер белмәскә яки аңламаска мөмкин. Әгәр дә
кеше тәкъва булган булса, Аллаһ Тәгалә аңа белмәгән нәрсәне аңаларга ярдәм итә.
7.Тәкъва кеше җәһәннәм өстендәге сыйрат күперен җиңеллек
белән үтә:
وَإِنْ مِنْكُمْ إِلَّا وَارِدُهَا كَانَ عَلَى رَبِّكَ حَتْمًا
مَقْضِيًّا (71) ثُمَّ نُنَجِّي الَّذِينَ اتَّقَوْا وَنَذَرُ الظَّالِمِينَ فِيهَا
جِثِيًّا
"Сезне бөтенегез дә аны (җәһәннәм өстеннән) узачак.
Бу синең Раббыңның катгый карары булды. Соңыннан тәква кешеләрне без
коткарачакбыз ә гаделсезлек кылучы (имансызларны, гөнаһ кылучыларны) кешеләрне
анда (җәһәннәм дә) калдырачакбыз. (Мәръям – 71 - 72)
8. Тәкъва кешеләр җәннәткә керәчәк:
إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي مَقَامٍ أَمِينٍ (51) فِي جَنَّاتٍ
وَعُيُونٍ
"Дөреслектә тәкъва кешеләр имин урында, җәннәт
бакчаларында һәм чишмәләрдә булачак". ( Духан – 51 -52)
Барлык кешеләргә дә Аллаһ Тәгалә тәкъвалык сыйфатына
ирешеп бу дөняда да һәм Кыямәт көнендә дә хәерле, бәхетле тормышта яшәргә
насыйп итсен!
Дата: 04.02.2013. Просмотров: 4049.