Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История птиц и Пророка Ибрахима часть2


Үзеңә кул салу зур гөнаһ!


Аллаһ Тәгалә һәр кешегә дә җанны амәнәт итеп бирде. Амәнәт – ул сакларга бирелгән әйбер Шуңа күрә җан ул бик кадерле нәрсә. Кеше Аллаһ биргән җанны гомере буе сакларга тиеш. Җанны саклау  ул үз – үзеңә зыян китерүче, һәләкәткә алып бару бөтен нәрсәдән саклануны аңлата. Бу сүз үз эченә авырган вакытта дәвалануны да, машинада барганда тизлекне арттырмауны да һәм төшенкелеккә бирелгәч үз – үзеңә кул салмауны да ала . 

Хәзерге заманда үз – үзенә кул салучы кешеләр турында ишетергә туры килә. Аларның кайберләре бауга менеп асылына, кайберләре агу эчә, кайберләре үз – үзенә пычак кадый, ә кайберләре биеклектән сикереп үз – үзләренә кул салалар. Бу күренеш мәктәптә укучы балалар арасында да, яшь кызлар һәм егетләр арасында да шулай ук абый – апалар арсында да күзәтелә. Кешенең үз – үзенә кул салуының сәбәпләре төрле. Хәзерге вакытта шуларның иң киң таралганнары түбәндәгеләр: яраткан кеше белән аерылышуны, гаиләдә ир белән хатын арасында даими ызгыш - талаш, эшсез калу, бурычка бату, эчкечелек һәм наркомания.

Ислам динендә үз – үзеңне үтерә бик зур гөнаһ. Аллаһ Тәгалә бу гамәлне кешеләргә Корәндә хәрам кылды. Аллаһ Тәгалә әйтә:

"Үз – үзегезне үтермәгез. Дөреслектә Аллаһ сезгә карата Рәхимле булды”. (Нисә сүрәсе, 29 аят)

Шулай ук Мөхәммәд (с.г.с) дә үз – үзеңә кул салуның зур гөнаһ икәнлеге турында әйтте. Әбү Һүрайра (р.г) хәбәр итә: Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) әйткән: "Кем дә кем таудан сикереп үз – үзен үтерсә Җәһәннәмдә мәңге калган хәлдә (таудан) сикерәчәк. Кем дә кем агу эчеп үз - үзен үтерсә, кулында агуын тотып Җәһәннәмдә мәңге калган хәлдә агу эчәчәк. Кем дә кем тимер белән үз – үзен үтерсә, Җәһәннәмдә мәңге калган хәлдә кулындгы шул тимерен корсагына кертәчәк. (Бухари) 

Бу хәдистән аңлашылганча кеше үз – үзенә берәр нәрсә белән кул салса Җәһәннәмдә дә шуның белән яки мәңге яки бик озак вакыт дәвамында газап күрәчәк.

Шулай ук Мөхәммәд (с.г.с) дә башка хәдисендә шулай дип әйтә: "Кем дә кем үз – үзен берәр нәрсә белән үтерсә Җәһәннәм дә шуның белән газапланачак”. (Бухари)

Әл – Хәфиз ибн Хәҗәр исемле галим әйтә: "Кешенең үз – үзенә карата җинаят кылуы гөнаһысы буенча башка кешене үтергән дәраҗәдә. Чөнки җан ул аның милке түгел, җан ул Аллаһныкы. Шуңа күрә ул Аллаһ рөхсәт иткәнчә генә үз – үзенә карата берәр нәрсә эшли ала”.

 Әбү Һүрайра (р.г) хәбәр итә: "Без Мөхәммәд (с.г.с) белән Хунәйн сугышында катнаштык. Шунда ул үзен мөселман дип атаучы бер кеше турында: "Ул Җәһәннәмгә керәчәк дип әйтте”. Сугыш башлангача бу кеше бик каты сугышты һәм җәрахәтләнде. Кешеләр Мөхәммәд (с.г.с) гә әйттеләр: "Син Җәһәннәмгә керәчәк дип әйткән кеше бүген бик каты сугышты һәм үлде".  Ләкин Мөхәммәд (с.г.с) аларга: "Ул җәһәннәмгә керәчәк”, - дип әйтте.  Бу сүзне ишеткәч кайбер мөселманнар шикләнеп куйдылар. Шул вакытта кемдер әйтте: "Ул үз үлеме белән үлмәде. Ләкин ул бик көчле җәрахәтләнде. Төнлә белән бу җәрахәтенә сабыр итә алмагач үз үзен үтерде. Бу сүзләрне Мөхәммәд (с.г.с) гә җиткерделәр. Ул әйтте: "Аллаһ Бөек. Мин үземнем Аллаһның колы һәм пәйгамбәре икәнлегемә шәһидлек бирәм”. Шуннан ул Билалга кешеләрне чакырып: "Җәннәткә бары тик мөселман гына керә. Дөреслектә Аллаһ бу диннең дөреслеген гөнаһлы кеше белән дә раслый”, - дип әйтергә кушты. (Муслим).

Җүндүб (р.г) Мөхәммәд (с.г.с) пәйгамбәрдән хәбәр итә: "Бер кеше җәрәхәт аркасында үз – үзен үтерде. Шуннан соң Аллаһ Тәгалә әйтте: Колым үз – үзен үтереп Мине узды. Шуңа күрә мин аңа Җәннәтне хәрам кылдым”. (Бухари)

Бу хәдисләр дә үз – үзен үтергән кеше Җәһәннәмдә мәңге кала дип әйтелгән. Ислам галимнәре аңлатуынча әгәр дә кеше үзенә үз - үзеңне үтерү рөхсәт ителгән, тыелмаган дип кул салса, ул Җәһәннәм дә мәңге кала. Әгәр дә инде кеше үз – үзенә бу гамәлнең гөнаһ икәнлеген танып кул салса, бу вакытта ул бик озак Җәһәннәм дә газаплана, әгәр дә Аллаһ Тәгалә теләсә аның җәннәткә кертә. Ләкин дөресен бары тик Аллаһ Тәгалә генә белә.

Күпчелек галимнәр әйтүенчә үз – үзен үтергән мөселман кеше юыла, кәфенләнә Һәм аңа Әбү Хәнифә һәм Шәфигый мәзһәбләрендә җәназа намазын укыйлар. Башка кешеләргә сабак булсын өчен сөннәт буенча аңа җәназа намазын имам яки галим кеше укымый. Мөхәммәд (с.г.с) андый кешеләргә намаз укымый торган булган.

Җәбир ибн Сәмура хәбәр итә: "Бер вакытны Мөхәммәд (с.г.с) үз – үзен үткен нәрсә белән үтергән кешене алып килделәр һәм ул аңа җәназа намазы укымады”. (Муслим)

Бу хәдисне галимнәр Мөхәммәд (с.г.с) үз – үзен үтергән кешегә җәназа намазын башкаларга дәрес булсын һәм башкалар бу гөнаһтан саклансыннар өчен укымады дип аңлаталар.

Ислам динендә үз – үзен үтергән кеше өчен Аллаһ Тәгаләдән Җәһәннәм газабыннан коткаруны һәм Җәннәткә кертүне сорап дога кылырга ярый. Кыямәт көнендә бу кешенең хөкеме Аллаһның теләгенә бәйле. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә теләсә аны гафу итә, әгәр дә теләсә аны газаплый.

Ни өчен кеше үз – үзеңне үтерергә дип карар кыла? Нәрсә аны моңа этәрә? Кешене үз – үзенә кул салуга иң беренче чиратта төшенкелеккә бирелү хисе ягъни Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзү теләге этәрә. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә Корәнд әшулай дип әйтә:

"Аллаһның рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез, Аллаһның рәхмәтеннән бары тик кәферләр генә өметне өзәләр”. (Йусыф сүрәсе, 87 аят)

Кеше төшенкелеккә бирелсә аның бу дөньяда яшисе килми башлый. Ул бу дөньядагы проблемалардан үз – үзеңә кул салу юлы белән җиңел генә котылмакчы була. Ислам дине күзлегеннән караганда кеше  төшенкелеккә шайтан котыртуы аркасында бирелә. Шуннан соң шайтан аны әкерен – әкерен үз – үзеңне үтерә теләгенә китерә. Шайтан котыртуынча үз – үзеңне үтерү ул дөнья мәшәкатьләреннән котылу юлы. Ләкин чынлыкта кеше үз үзен үтереп тагында курыкынычырак һәм катырак газапка дучар була. Андый кешене шайтан шундый уйлар белән котырта: "Синең хәзер бер кемгә дә кирәгең юк, сине бер кем дә яратмый, синең өчен бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмады”. Бу вәсвәсәләргә алдаланып кеше үзенчә бу дөньядагы авырлыклардан котылмакчы була.

Кешенең шайтан вәсвәсә кыла торган шундый котыртуларга бирелүе иманының бөтенләй булмавы яки зәгыйф булуына бәйле. Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанучы кеше ул бу дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсен аңлый.  Бу дөнья - ул сынау урыны. Ул үз эченә төрле авырлыкларны, мәшакәтьләрне, шулай ук рәхәт һәм күңелле мизгелләрне дә ала. Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми. Аллаһ Тәгалә вакыт - вакыт рәхәтлек белән авырлыкны алмаштырып тора. Чын Аллаһка ышанучы кеше ул авырлыкны да һәм рәхәтлекне дә бер үк төрле кабул итә. Чөнки бөтен нәрсәдә аның өчен хәерле. Аллаһ Тәгалә Коръәндә авырлыкларга очраган кешеләрне сөендереп:

"Дөреслектә авырлык белән җиңеллек. Дөреслектә авырлык белән җиңеллек килә”, -  дип әйтә. (әш - Шәрх сүрәсе, 5 – 6 аят)

Аллаһ Тәгалә бу аяттә бер авырлыктан соң бик күп җиңеллек килү турында безгә хәбәр итә.

Әгәр дә кеше төшенкелеккә бирелсә яки аның эче пошса Мөхәммәд (с.г.с) андый кешеләргә Мөхәммәд (с.г.с) шундый доганы укырга куша: Ул әйтә: "Әгәр дә кешегә эч пошу яки кайгыру килеп ул шушы доганы укыса:

"Әллаһүммә иннии гәбдүк, ибнү гәбдик, ибнү әмәтик. Нәәсыйятии биядик, мәдыйн фийә хүкмүк, гәдлүн фийә кадааук. Әсъәлүкә бикүллисмин һүә ләк, сәммәйтә биһи нәфсәк әү әнзәлтәһү фии китәәбик әү гәлләмтәһү әхәдән мин халкъыйк әү истәъсәртә биһи фи гыйльмил гайби гиндәк ән тәҗгәләл – Курәәнә рабигә калбии вә нүүрә садрии вә җәләәъә хүзнии вә зәһәәбә һәммиии”.

Йә Аллаһ! Дөреслектә мин Синең колың, Синең колың булган ир - атның баласы, Синең колың булган хатын – кызның баласы. Минем алгы чәчем Синең кулыңда (ягни Син минең белән нәрсә теләсәң шуны эшлисең), миңа карата Синең карарың үтәлә, Синең хөкемең гадел. Мин Синнән Үз - үзеңне атаган яки китабыңда иңдергән яки мәхлүкларың арасында берәрсенә өйрәткән яки Үзеңнең яшерен гыйлемеңдә күрсәтмичә калдырган бөтен исемең белән сорыйм. Көрәнне йөрәгемнең язы, күкрәгемнең нуры, кайгымны ачучы һәм эч пошуымны юкка чыгаручы ит!”, - Аллаһ аның эч пошуын һәм кайгысын юкка чыгар, аны шатлык белән алыштыра. Сәхәбәләр: "Без бу доганы өйрәниек ме?”, - дип сорадылар. Мөхәммәд (с.г.с) әйтте: "Бу доганы ишеткән һәр кеше өйрәнергә тиеш.” (Әхмәд)

Аллаһ Тәгалә барчабызны да күңел төшенкелегеннән һәм кайгыга бирелеп гөнаһлы гамәлләр кылудан сакласын!

Дата: 04.02.2013. Просмотров: 3711.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Потратив динар на пути Аллаха, и динар на рабов, и динар на подаяние неимущему и динар на свою семью, наибольшую награду (получишь ты за тот динар), который потратишь на свою семью».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Мусульманской хозяйке





Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф