Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История верблюдицы Пророка Салиха часть 2


Дөньяның асыл мәгънәсе


Гарәп телендә без яши торган дөнья ул "әлхәятүд - дүнья” дип атала. Бу сүз татар теленә "иң якын һәм иң түбән тормыш” дигән мәгънәдә тәрҗемә ителә. Ни өчен ул "иң якын тормыш”. Чөнки ул ахираткә караганда алдарак. Кеше аның үзен дә яши, ул аны күрә, ишетә һәм сизә. Шулай ук "әлхәятү әд – дүнья” ул "иң түбән тормыш” дигән мәгънәне дә аңлата. Ахират дөньясы белән чагыштырганда бу дөнья бик түбән дәрәҗәдә. Шулай ук Аллаһ Тәгалә каршында да аның дәрәҗәсе бик түбән һәм бер нинди дә кыйммәткә ия түгел. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: "Әгәр дә бу дөнья Аллаһ каршында черки канаты бәясе торган булса, Ул кәфергә бер йотым суда эчермәс иде”. (Тирмизи)

Әр – Рифәгый исемле галим әйтә: "Дөнья - ул хыянәтче, ялганчы. Ул үзенә бирелгән кешеләрдән көлә. Әгәр дә берәрсе аннан баш тартса ул имин булды, әгәр дә берәрсе аңа бирелсә ул һәлак булды. Ул елан кебек сыгылмалыкка һәм үтерүче агуга ия. Аның ләззәтләре бик тиз юкка чыга, ә көннәре хыял кебек үтеп китә. Анда яшәгәндә үзеңне Аллаһка буйсынуда куллан һәм үзеңне хисап кылырга онытма”.

Аллаһ Тәгалә бу дөньяны уен өчен түгел, ә билгеле бер максат белән яратты. Аллаһ Тәгалә әйтә:

"Дөреслектә Без җир өстендә булган бөтен нәрсәне аларны сынар өчен зиннәт (матурлык) итеп кылдык. Аларның кайсысы гамәле буенча иң яхшы икәнлекне (күрү өчен). (Кәһф – 7)

Бу аяттән аңлашылганча кеше бу дөньяга сыналу өчен туа. Кешенең сыналуына Аллаһның әмерләре һәм тыюлары сәбәпче булы тора, ягъни Ислам дине белән яшәү. Кемдер бу дөньяны лаеклы рәвештә Аллаһка гыйбәдәт кылып, ә кемдер үзенең нәфес теләкләренә ияреп, дөньяга бирелеп Аллаһка гыйбәдәт кылмыйча һәм җәннәткә алып баручы гамәлләрне эшләмичә уздыра. Коръәннең бер аятендә Аллаһ Тәгалә дөньяның асыл мәгънәсен шундый мисал белән аңлата:

"Аларга иң түбән тормышка (бу дөньяга) охшаган нәрсәне мисал итеп китер: бу дөнья Без (Аллаһ) күктән иңдергән суга охшаган. Су белән җирнең үсемлекләре кушылды һәм ул үсемлек җилләр тарата торган, кибеп беткән нәрсәгә әйләнде. Аллаһ бөтен нәрсәгә дә камил көдрәтле булды”.

Имам әр – Рази әйтте: "Бел ки, Аллаһ Тәгалә бу чагыштыру белән дөньяның бер нәрсәгә дә тормавын, түбән дәрәҗәдә булганлыгын һәм мәңге булмаганлыгын күрсәтә....”.

Аллаһ каршында бу дөнья бер нинди дә кыммәткә ия түгел. Шуңа күрә Ул үзенә гыйбәдәт кылмаган һәм шөкер итмәгән кешеләргә дә байлык һәм нигъмәт бирә. Чөнки Аллаһ өчен дөнья бер нәрсәдә түгел.

Кешеләр дөньяның асыл мәгънәсен аңламаганга күрә бөтенләе белән аңа биреләләр һәм бөтен өметләрен, максатларын аңа бәйлиләр. Шуның аркасында алар бу дөньяда теләсә нинди юл аркылы: гөнаһлымы ул, гөнаһсызмы гел рәхәт һәм ләззәт эчендә яшәргә телиләр. Әгәр дә аларга кайгы килсә алар бик нык кайгыралар, әгәр дә шатлык килсә Аллаһны оныталар һәм Аңа гыйбәдәт кылмыйлар.

Кешеләр бу дөньяны ахираттән өстен күрмәсеннәр өчен Аллаһ Тәгалә аны үсемлекләр белән чагыштыра. Үсемлекләр күктән яңгыр яугач үсеп чыгалар, чәчәк аталар җимеш бирәләр. Ләкин ахыр чиктә барыбер саргаеп кибеп бетәләр. Соңыннан аларны җил төрле якка очыртып юкка чыгара. Шулай ук бу дөнья да һәм кеше тормышы да нәкъ шулай ук. Башта кеше туа соң әкерен – әкерен үсә, көчле кешегә әйләнә, соңыннан әкерен – әкерен картая башлый һәм ахыр чиктә бөтен байлыгын, балаларын калдырып үлеп китә. Аллаһ Тәгалә башка аяттә дә дөньяның асыл мәгънәсен аңлатып шулай ди:

"Белегез ки, иң түбән тормыш (бу дөнья) - ул уен, күңел ачу, матурлык, бер –берегез каршында горурлану, байлыкларның һәм балаларның күплеге белән мактану”. (Хәдид – 20)

Дөнья вакытлы булганга күрә Аллаһ Тәгалә аңа алданып ахиртәтне онытып яшәмәскә куша. Аллаһ Тәгалә әйтә:

"Дөреслектә Аллаһның (Кыямәт көне, җәннәт, җәһәннәм, газап һәм саваб була дигән) вәгдәсе хакъ. Бу дөнья сезне үзенә кызыктырып алдаламасын һәм Аллаһтан (Аңа гыйбәдәт кылудан, буйсынудан) сезне алдалаучы шайтан читләштермәсен”. (Локман – 33)

Кешенең дөньяга алдаланып яшәве – ул Аллаһ Тәгаләгә биш вакыт намаз укып гыйбәдәт кылмау, нәфес теләген канәгәтләндерү өчен гөнаһлардан тыелмау, керә торган байлыкның хәләллегенә һәм хәрамлыгына игътибар итмәү. Шулай ук дөньяга алдаланып яшәүче кеше ул байлыгын, балаларын, хатынын Аллаһ ризалыгыннан өстен күрүче кеше.

Әгәр дә кеше биш вакыт намазын укып, уразасын тотып, зәкәтен түләп хәләл юл белән акча таба, кыйбатлы машиналарда һәм матур йөртларда яши икән, ул бу дөньяны ахирәттән өстен күрүче кеше булып саналмый.

Дөняның асыл мәгънәсен дөрес аңлаган кеше ул кулында булган бөтен нәрсәне: байлыгын, дәрәҗәсен, эшен, вакытын, балаларын җәннәткә керергә ярдәм итүче юлларда куллана. Андый кеше өчен чын тормыш - ул ахираттәге җәннәт. Аллаһ Тәгалә әйтә:

"Бу дөнья ул бары тик уен һәм күңел ачу гына, ә дөреслектә ахыргы дөнья ул чын тормыш, әгәр дә алар моны белсәләр”. (Гәнкәбүт – 64)

Бер вакытны Мөхәммәд (с.г.с) бер кешегә дөньяга алдаланып яшәмәсен өченшундый киңәш бирә: "Биш нәрсәне биш нәрсә килгәнчегә хәтле кулланып кал: яшьлегеңне картлыкка хәтле, сәламәтлегеңне авыруга хәтле, байлыгыңны фәкыйрьлеккә хәтле, буш вакытыңны бер эш белән шөгылләнүгә хәтле һәм тормышыңны үлем килгәнчегә хәтле”. (Хәким)

Ахират өчен генә яшәү ул бу дөньядан ваз кичеп, фәкыйрь хәлдә, эшләмичә, күңел ачмыйча һәм гаилә кормыйча яшәүне аңлатмый. Ул бары тик бу дөньяны ахират өчен куллануны гына белдерә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

"Аллаһ биргән нәрсә белән ахирәткә омтыл һәм бу дөньяда да өлешеңне онытма. Аллаһ сиңа яхшылык кылган кебек башкаларга да яхшылык кыл”. (Касас – 77)

Әгәр дә кеше дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсен дөрес аңласа, ул җаны – тәне белән аңа бирелмиячәк һәм килгән авырлыкларны да үз – үзен бетереп кабул итмиячәк. Чөнки ул белә, дөнья ул вакытлыча яшәү урыны. Шулай ук ул һәр вакытта да ахирәткә бәйле булган нәрсәне өстен күрә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

"....ә ахыргы дөнья ул тәкъва кешеләр өчен хәерлерәк. Әллә сез фикерләмисезме?” (Әнгәм -32)

Гәли (р.г):"Алты сыйфатка ия булган кеше җәннәткә омтылучы,ә җәһәннәмнән качучы кеше була: Аллаһны белеп, Аңа буйсынган, шайтанны белеп, аны дошман күргән, хакълыкны белеп, аңа ияргән, дөньяны танып, аннан баш тарткан һәм ахиратне танып, аңа омтылган кеше”, - дип әйтте.

Локман Хәким үзенең улына шулай дип әйтте: "Әй улым! Дөреслектә бу дөнья ул бик тирән диңгез. Күп кешеләр анда баттылар. Анда яшәгән вакытта синең көймәң Аллаһтан курку – тәкъвалык булсын. "

Вәгазнең ахырында кешеләрне бәхетле итә торган гамәлләр турында искә төшерәсе килә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

"Аллаһка тиңдәш кылудан, гөнаһлардан туктап чистарынган, Раббысының исемен искә төшереп намаз укый башлаган кеше дөреслектә дә уңышка иреште. Ләкин сез алай эшләмисез, киресенчә ахират күпкә хәерлерәк һәм мәңге була торып, сез иң түбән дөньяны өстенерәк күрәсез” (Әгълә, 14 -17)

Дата: 28.09.2013. Просмотров: 3501.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Потратив динар на пути Аллаха, и динар на рабов, и динар на подаяние неимущему и динар на свою семью, наибольшую награду (получишь ты за тот динар), который потратишь на свою семью».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Сестра, жизнь мгновение, которое не вернуть





Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф